Дәрдемәнд шигырьләре

«Әни, әкият сөйләче»

***

«Әни, әкият сөйләче,
Сөйләмәсәң – йокламыйм!..»
«Йом күзкәең, бәбкәм, яче,
Дә тыңла, сөйлим балам:
Борын-борын бар икән, ди,
Хан баласы – яшь солтан.
Менгәне толпар икән, ди,
Чөйгәне шоңкар булган...
... Йокладыңмы, аппагым?..»
«Шуннан, әни? Әни, шуннан?..»
Made on
Tilda