Дәрдемәнд шигырьләре

Кыйтга

(Тәмам булмаган бер әсәремнән)

Чәчеп сүз дөрләрен, и килке мәгъмүм,
Күңел җан-җирләрен ачып, төхем күм!
Бетеп гомерең, итеп күмгәч үзеңне,
Итәрләр хирзе җан күмгән сүзеңне.
Түгеп моңнар, туган көйләрне көйлә,
Янып, шәйда күңел көйгәнне сөйлә.
Агыз яшьләрне, кыл төшләрне ирва,
Бетеп, җир-җир буй атсын нәхле сәүда?
Караңгы төн исә якын, ераклар,
Хәзин кальбемне вакла – як чыраклар:
Гарибләр, шамчырак күргәндә юлда,
Дисеннәр, берзаман бар булган ул да...

Сүз дөрләрен – сүз җәүһәрләрен.
Килке мәгълүм – сагышлы камыш каләм.
Төхем – орлык, йомырка.
Хирзе җан – җанны саклый торган тылсым.
Шәйда – гыйшык диванасы.
Ирва – сугару.
Нәхле сәүдә – гыйшык күбәләге.
Хәзин кальбемне – хәсрәтле кальбемне.
Гарибләр – бу урында «интегеп килүче юлчылар».

1908 елда «Шура» журналының 8 нче санында басылган.
Made on
Tilda