Дәрдемәнд шигырьләре

Урам егетләренә

Чамасы, гыйльме шәп матур егетнең,
Кай эчке — кайда барыннан хәбәрдар.
Эчендәген белә шешә тышыннан —
Өнәр бар ирдә, бакчы; зур өнәр бар!

1906

Аңлатма
Шагыйрьнең дүрт юлдан торган бу сатирик әсәре «Вакыт» газетасының 1906 ел, 18 апрель санында «Дәрдемәнд» имзасы белән басыла. Шунда автор үзе җәяләр эчендә «урам егетләренә тартамын», ягъни төбәп язамын, дигән искәрмәне бирә. Текст газетаның шул номерыннан алынган (чыганак: Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр / төз. И.Рәмиев, М.Гайнуллин кереш сүзе. — Казан, Татар китап нәшрияты, 1959).
Made on
Tilda