Козгын козгынга очадыр,
Козгын козгынга әйтә:
— Козгын! Карным бик ачадыр,
Кайда җим бар? — дип әйтә.
Козгын козгынга җавабән
Әйтәдер: — Мин җим табамын;
Яшел тугайда ятыр,
Алдап үтерелгән батыр.
Кемдер егетне үтергән,
Алган йөгерек атыны —
Белде бизәнеп утырган
Өендә яшь катыны.
1911
Аңлатма
«Шура» журналының 1911 ел 8 санында басылган. Шигырьнең исеме астына җәяләр эчендә тәрҗемә дип куелган. Ул А.С. Пушкинның «Ворон к ворону летит» дигән шигыреннән алынган. Дәрдемәнд шигырьнең соңгы дүрт юлын тәрҗемә итмәгән. (Чыганак: Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр / төз. И.Рәмиев, М.Гайнуллин кереш сүзе. — Казан, Татар китап нәшрияты, 1959).