Дәрдемәнд шигырьләре

Шагыйрьгә

Ни өчен бу хиддәт, и шагыйрь,
Нидер бу ярганың ярма?
Эчеңдә бармы я бер чир,
Вә я синдә күңел тармы?

Әдиплек шәэнеңи саклап,
Әдәпле сирәт эзләп тап;
Бигүк түрләргә уздырма,
Катаңны да хата мактап.

Биренмә ул кадәр зарга,
Сиңа көндәш түгел карга;
Вәли бик калкынып очма -
Сакын, тап булма шоңкарга!

Яңылма, әй яңа былбыл
Тикәннән гөлне айрып бел;
Телеңдә хар вә хөсса булса,
Вәфаи васләт итмәс гөл.

Ала кошларга бакмакчы,
Газизем, булма такмакчы;
Матур гөлләргә бул былбыл,
Нәзакәт багына сакчы.

1907

Хиддәт - кискенлек, ачу.
Шәэнеңе - вазифаңны, дәрәҗәңне.
Сирәт - гадәт, холык, юл.
Сакын - саклан.
Тап булма шоңкарга - лачынга очрама.
Тикәннән - тигәнәктән.
Хар - инә.
Хосса - дошманлык хисе.
Вәфаи васләт итмәс гөл - файдалы эш килеп чыкмас мәгънәсендә.

Аңлатма


Дәрдемәнд бу шигырьне Габдулла Тукайның «Мөтәшагыйрьгә» исемле шигыренә җавап рәвешендә язган. Дәрдемәнд шигыре «Вакыт» газетасына кушымта булып чыккан «Әдәбият мәҗмугасе»нең 12 санында урнаштырылган. Ул 1929 елгы җыентыкка кыскартып кертелгән.

Тукайның «Мөтәшагыйрьгә» шигыре эчендә «Вакыт» сүзе ялгышлык белән җәяләрдә бирелгән була. Шул вакыт «Вакыт» газетасы нашире Дәрдемәндкә Тукай шигырендәге тәнкыйтьне үзенә каршы юнәлтелгән дип уйларга бл калдыра. Соңыннан Тукай газета аркылы үзенең тәнкыйтенең «Вакыт» газетасына каршы юнәлтелмичә, Әстерханда чыга торган «Борһаны тәрәкъкый» газетасында басылган талантсыз шигырьләргә карата үзендә туган ризасызлыклардан килеп чыкканын ачык итеп әйтә. Тарихи чынлыкны укучыларга белдерү өчен, Тукайның 1907 елда «Йолдыз» газетасының 11 июльдә чыккан 143 санында басылган «Аңлашу» мәкаләсен һәм аңарга каршы «Вакыт газетасы редакциясе урнаштырган «Аңлашуның җавабы» («Вакыт», 1907 ел, №196) дигән хатларын да бирәбез.

«Аңлашу»
«Мөхтәрәм «Вакыт» гәзитәсенең 12 номер «Әдәбият мәҗмугасе»нең ахыргы сәхифәсендә һич мөнәсәбәтсез вә хаксыз уларак «Мөтәшагыйрьгә» дигән шигыремә каршы мине тәхкыйрь юллы язылмыш шигырьләр дәреҗ ителмеш.
Бәнем «Мөтәшагыйрьгә» шигырене язуым асла «Вакыт» гәзитәсенә юнәлтеп түгелдер. Шул шигырьне язганда, «Вакыт» гәзитәсе минем хәтеремә дә килгәне юктыр.
Беләм ки, минем шигыремдә «вакыт» ләфзының мөгътәриза (җәя) эченә хатамы йә үземнең синтаксик кагыйдәсенә мөсаһәвә итүемнәнме (күз йомуымнанмы) төшүе мөхтәрәм «Вакыт» мөхәррирләрен шөбһәгә төшермештер. Миңа «Вакыт» гәзитәсен кимсетергә бер дә юл юктыр. Чөнки «Вакыт» гәзитәсе әшгар мәҗмугасе (җыентыгы) түгелдер ки, мин аны тәнкыйть итеп «мөтәшагыйрь» исемен бирим.
Икенчедән, мин һәммә ислам гәзитәләрен җаным кадәр сөямен, һичберсенә тел озату минем шәэнем (эшем) түгелдер.
Минем бәгъзе (кайсыбер) вакытта, дөрест, «Борһане тәрәккый»дә (бу газета турында «Мөхәрриргә» шигыренә караган искәрмәдән карарга була) бер дә кирәкмәгәнгә урын алган бәгъзе шигырьләргә эчем пошадыр. «Мөтәшагыйрьгә» шигыре, ихтимал, шундый эч пошулар сәбәпле ихтыярсыз язылган булыр.
Инде «Вакыт»тан түбәнчелек белән үтенәм ки, Хода хөрмәте өчен, бу яңлыш уларак киткән фикерне кайтып алсын. Мин бу кадәр нахак сүзләрне тәхәммәл итә (түзә) алмыйм.
Гаҗиз: Габдулла Тукаев».

«Аңлашуның җавабы»
«Мөхтәрәм Габдулла әфәнде!
Мәгълүм шигырьләреңездә «вакыт» кәлимәсене мөгътәриза эченә куюыңызга бер сәбәп күрмәдекемездән безне касд итдекеңезне зан әйләмеш идек. Соңра исә ерак вә якын җирләрдән кәлмеш мәктүпләрдән беркач әдибләрнең бигайниһи безем кеби бер занда улдыкларыны аңладык.
Ушбу тараф мөселманнарының Мәгарриләре улачак әдиб (дип) өмиддәнеп тордыкымыз бер затның (занымызга күрә) бөйлә салкын мөгамәләсенә вәҗһе тапмадыкымыздан сөкүт илә кәчмәк дә бер әдиб хакында рәва улмадыгыннан тәхкыйрь касдыйлә дәгел, бәлки зарафәт юлында нәсихәт итмәк ниятенә мәбни шәйлә шигырьләр басылынды.
Шимди сез үзеңезнең шигырьләреңездә безне ирадә әйләмәдекеңезне сөйләрсез вә сезләрә хитаб иделмеш шигырьләрнең кире алынмасыны эстәрсез. Без дә, мәмнүният илә морадыңызга муафыйк итеп, 12 номер «Әдәбият мәҗмугасе»нең соң битендә сезләрә хитаб иделмеш шигырьләрне тәмам алдык. Вә сезнең шигыреңез нә хөкемдә калмыш исә, бездә язылмыш шигырьләр бигайниһи шул хөкемдә калыр.
«Йолдыз» могътәбәр гәзитәләрдән улдыгы өчен безем кашымызда һәм мөхтәрәмдер. Шуның өчен мәктүбеңезне аңа вирдегеңезгә бер сүземез юк. Фәкать көндемезә тугры юлламыш ула идеңез, даһа гүзәл вә даһа самими улачак иде. Һәрхәлдә вазыйфамыз әүвәлгесе кеби сезә хәерхаһлыктыр».
Хатның тәрҗемәсе: «Мөхтәрәм Габдулла әфәнде!
Мәгълүм шигырегездә «вакыт» сүзен җәя эченә куюыгызга бер сәбәп тә күрмәвебез өчен безне күздә тотып язгансыздыр дип уйладык. Бераздан безгә ерактан-якыннан килгән хатлардан берничә әдипнең дә нәкъ безнеңчә уйлаганнарын белдек.
Бу як мөселманнарының Мәгарриләре булачак әдип дип өметләнеп торган затның (уебызга күрә) мондый салкын мөгамәләсенә сәбәп тапмаганыбыз өчен бу хәлгә (әдиплек хакын истә тотып) дәшмичә калуны мәгъкуль күрмәдек. Бу шигырьне, (Сезне) мыскыл итү максаты белән түгел, ә бәлки нәзакәтле рәвештә үгет-нәсихәт бирү ниятеннән чыгып бастырдык.
Хәзер Сез шигырегездә безне исәптә тотмавыгызны әйтәсез, Сезгә мөрәҗәгать иткән шигырьне кире алуыбызны телисез. Без дә бик рәхәтләнеп һәм теләгегезгә муафыйк төстә 12 нче сан «Әдәбият мәҗмугасе»нең соңгы битендәге Сезгә караган шигырьне бөтенләй алдык. Шулай итеп, Сезнең шигырегез ни хәлдә калган булса, бездә басылган шигырь дә шундый ук хәлдә калыр.
«Йолдыз» могтәбәр газеталардан берсе булганы өчен, без дә аны ихтирам итәбез, шуның өчен дә хатыгызны аның сәхифәләрендә бастыртуыгызга сүз әйтмибез. Тик шулай да, әгәр ул хатыгызны туп-туры безгә җибәргән булсагыз, матуррак та, самимирәк тә булыр иде. Һәрхәлдә Сезгә хәерхаһ булуны әүвәлгечә кебек үк үзебезнең вазыйфабыз дип беләбез».

Чыганак: 
  1. Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр / төз. И.Рәмиев, М.Гайнуллин кереш сүзе. — Казан, Татар китап нәшрияты, 1959
  2. Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.  

Made on
Tilda