Дәрдемәнд шигырьләре

Кыйтга

Һөҗүм иткән фәләк җир-җир корып дам...
Ишет милләтнең ул фөрьяд вә зарын!
Сине бер хам тимер зан кылган ул хам...
Чыгар кындан каләм — тел зөлфикарын!

1906

Фәләк — тәкъдир, язмыш.
Җир-җир — һәр җиргә.
Корып дам — ау, тозак корып.
Фөрьяд — елау-сыктау тавышы.
Хам тимер — эшләнмәгән чи тимер.
Зан кылган ул хам — дип исәпләгән ул үзе хам дигән мәгънәдә.
Тел зөлфикарын — тел кылычын.

Аңлатма

«Вакыт» газетасының 1906 ел 30 март санында басыла.
Made on
Tilda