Дәрдемәнд шигырьләре

Бер хәзинә

2022-07-03 19:09
Карт бер игенче, гомеренең актык көннәрендә балаларын янына чакырып, әйтте:
— Балаларым! Басуыбызның эчендә бер хәзинә бар. Әмма кай җиренә күмелгән икәнен белә алмадым. Мин үлгәннән соң, вакыт заигъ итми, басуыбызга барыгыз, һәр җирен яхшылап казып актарыгыз. Әгәр тапсагыз, ул хәзинә гомерегез буенча тотынсагыз да бетмәс һәм сезне берәүгә дә мохтаҗ итмәс, атадан балага мирас кала килгән бу басуны, сак булыгыз, сата күрмәгез. Чөнки, бердән, киләчәктәге балаларыгызга хыянәт иткән булырсыз, икенчедән, эчендәге хәзинә кулыгыздан ычкыныр.
Карт игенче вафат иткәннән соң, ике кардәш кем узардан басуга йөгерделәр. Казылмаган җир, чукылмаган урын калдырмадылар. Актардылар, эзләделәр — хәзинә юк!
Басуның өсте тоташ казылган, тупраклары тетелеп ватылган иде. Ике кардәш, бу кадәр имгәкләре бушка калмасын өчен, богъдай чәчтеләр. Хәзинәнең табылмаганына бик кайгырыштылар.
Көннәр үтте. Игеннәр пешеп өлгерде. Кардәшләрнең игене күрше игеннәрдән кат-кат артык иде. Урак урылды. Ындыр басылды… Ике кардәш, ындыр табагында өем-өем яткан богъдайны күргәч, аталары әйткән хәзинәнең «тырышып эшләү» икәнен менә шул вакытта гына аңладылар.
Бәли, тәҗрибә күргән гакыллы игенче, үзенең уллары алдында, тырышып эшләүнең төкәнмәс бер хәзинә хөкемендә икәнлеген балаларына киная белән аңлаткан иде.

Заигъ итми — әрәмгә җибәрмичә
Бәли — әйе, шулай.



Беренче тапкыр «Балалар өчен вак хикәяләр» җыентыгында 1910 елда басыла. Дәрдемәнд җыентыкка кергән әсәрләр турында «Башка телләрдән күчереп тәртиб ителде» дип искәрмә калдыра.