Дәрдемәнд шигырьләре

Рәсем

Нәвоидан

Тәнкәең ак, түшкәйләрен киң яраткан,
Биткәенең иң очында миң яраткан,
Саклар өчен зифа буен яман күздән,
Чәчкәйләрен аяк белән тиң яраткан!

1908

Аңлатма
1908 елда «Шура» журналының 6 санында «Дәрдемәнд» имзасы белән басыла. Шигырьнең исеме астына автор җәяләр эчендә үзе Навоидан дип куйган. Үзбәк халкының классик шагыйре, бөек фикер иясе Алишер Низаметдин (1441 — 1501) үзенә шигъри псевдоним итеп Навои (моңлы) дигән имзаны сайлый. Аның бөтен дөньяга таралган әсәрләре арасында «Хәмсә» (5 әсәр мәгънәсендә), «Чар диван» (4 диван дигән мәгънәдә), «Лисанат таир» (Кошлар теле) аеруча игътибарга лаеклы һәм алар бик күп телләргә тәрҗемә ителгәннәр. Мәгърифәтче Каюм Насыйри Навоиның «Мәхбүбел колуб» дигән әсәреннән сайлап тәрҗемә итеп, үз әсәрләренә кертә. Дәрдемәнд Навои шигырьләрен яратып укый һәм аерым өзекләрен тәрҗемә итеп бирә. Шулай ук, Навои үрнәгендә булса кирәк, үзенең шигъри псевдонимын Дәрдемәнд (моңлы) дип куя (чыганак: Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр / төз. И.Рәмиев, М.Гайнуллин кереш сүзе. — Казан, Татар китап нәшрияты, 1959).
Made on
Tilda