Дәрдемәнд шигырьләре

«Әгәрчә дәүләтем юктыр җитәрлек»

2022-06-12 18:10
***
Әгәрчә дәүләтем юктыр җитәрлек,
Ишәктәй һәм йөк астында түгелмен.
Үзем башмын, үзем түш һәм эшемдә –
Тынычлыкта торамын, хуш күңелмен!