Дәрдемәнд шигырьләре

«Әгәр йөз напәсәнд эш кыйлса дәрвиш»

2022-06-12 17:56
***
Әгәр йөз напәсәнд эш кыйлса дәрвиш,
Йөз иптәшнең бере-бер алмый телгә;
Вә әгәр бер напәсәнд эш кыйлса солтан,
Аның даңкы очадыр илдән илгә.

Напәсәнд – килешсез, яраксыз.

«Шура» журналының 1909 ел 10 санында басыла.