Дәрдемәнд шигырьләре

«Ничә төрле кадерле ташлы таулар»

2022-06-12 18:04
***
Ничә төрле кадерле ташлы таулар –
Көмеш, алтын, бакыр, кургашлы таулар.
Айрган Шәрекъ вә Гарбкә кыйтгаларны,
Кавыштырган үз өстендә аларны.

Шәрекъ – Көнчыгыш
Гарбкә (Гаребкә) – Көнбатышка