Рәхим Саттар. Рухым гали
Шигырьләр
тупланмасы
Шагыйрь Рәхим Саттарның тууына 2022 елда 110 ел тулды (1912 — 1943). Һәр каләм иясенең иң олы мирасы — кәгазьгә теркәлгән иҗаты. Без исә каһарман шагыйрьнең шигырьләрен онлайн проектка тупладык.
Тоткынлыкта
Рәхим Саттар 1942 елның 27 маенда каты сугышларның берсендә әсирлеккә төшә. Смоленск, Борисово, Вустрау янындагы лагерьларда михнәт чигә. Гомеренең тоткынлыкта уздырган дәверендә ул шигырьләр язуын туктатмый. Әсирлектә иҗат ителгән шигырьләрен ул куен дәфтәренә күчереп яза. Шигъри каһарманлыкның тарихи дәлиле булган дәфтәр могҗизалы юллар белән татар халкына барып ирешә.

Биредә шул кыйммәтле җыентыкка кергән шигырьләр тупланган. Текстларны сәнгать белгече, Татарстан Милли музее генераль директорының музей предметлары буенча урынбасары Лилия Ил кызы Саттарова тапшырды.

Тоткынлыкта язылган шигырьләр (1942 — 1943)

    Яшьлек эзеннән
    Бу бүлеккә кергән шигырьләр 1966 елда Казанда, Татарстан китап нәшриятында басылган
    «Җыр дәвам итә» җыентыгыннан алынды. Төзүчесе — Ил Саттаров, редакторы — Мәхмүт Хөсәен.

    Әсирлеккә кадәр язылган шигырьләр (1938 — 1941)

      Татар китабы йортының махсус проекты
      Татар китабы йортының махсус проекты
      Музей истории татарской литературы с мемориальной квартирой Шарифа Камала — филиал Национального музея Республики Татарстан
      Made on
      Tilda