Шәриф Камал иҗаты
Хикәяләр

Мигъраҗ

Мигъраҗ

Сөбханәлләзи исра бигабдиһи ләйлә...
Коръән[1]

Ул олуг вә серле вакыйганың ноктаи әбәдиясе[2] әлбәттә, зәмин[3] вә заманнан гары[4].

Ул мәхлүкаткә[5] мөнәсәбәте ягыннан гына – унөч гасыр әүвәл, төн уртасында, вакыйгъ булды.

Әйе, төн уртасы иде...

Йөрәк өзгеч бер моң, бер сәкәнат[6] хөкем сөрә иде.

Мәхлүкат, сизенү вә җисмичә[7] уйкуга талган, әрвах[8] ләззәт белән тетри. Үзенең мәбдәэ[9] вә олуг Тәңресенә тәвәҗҗеһ[10] иткән; олуг эш көтә, олуг эш алдында калтырый...

Галәм мәләкүткә[11] тоташкан, тәкбир итә иде...

Гарәбстан чүлләре фәйзъ[12] вә нурга күмелгән.

Ком сахралары, таулар, ташлар хәдсез[13]-хисабсыз йолдызларга кушылып, нур эчендә йөзәләр...

Әрвах ләззәт белән тетери... Нур эчендә саф-саф булып тәкбир әйтә. Олуг эш алдында калтырый.

Менә Олуг Тәңренең олуг фәрештәсе газамәт[14] белән, яшен кебек нур эчендә оча!

...Тәңренең сөйгән бәндә вә пәйгамбәрен Гареш[15], Көрсигә[16], Ля мәкянгә[17] илтә...

Анда коллык, анда ләззәт, анда яшь, анда шатлык, анда халикыятьтән[18] максуд, анда барлык, анда юклык, анда барча галәм, анда сер — һәммәсе тәҗәссем[19] итә, берләшә, бушка чыга, фәкать бары бер Аллаһ үзе кала...

Тәңренең олуг фәрештәсе хөрмәтле пәйгамбәр белән янә оча!

Бу вакыт җирләр, күкләр, барча мәхлүкат шатлана, еглый-көлә, Тәңренең пәйгамбәрен Мигъраҗ белән тәбрик итә!

Күп мөшрикләр Мигъраҗны инкарь итә, фәкать халикыять, мәхлүкат нигә!

Җир йөзенең унөч гасырлык тарихы да «Аны» һаман бик нык тасдыйк[20] вә тәбрик итә... «Мөхәммәд Мостафа Аллаһка юлыккан!», ди.

Мигъраҗда пәйгамбәргә шөбһәсез әллә ни хәдле әсрар[21] әллә ни хәдле әхвәл[22] заһир[23] вә мәгълүм булды, фәкать хәзерге мөселман галәмендәге шомлы фәләкәтләр[24], бәхетсез вакыйгалар аңар әшкәрә[25] булдымы икән? Фәс[26], Иран инкыйраз вә бөлгенлекләре, Гарәбстандагы кан вә һәлакәтләр, Төркиядәге талаш вә фәләкәтләр вә башка мөселманнардагы рәзаләт[27], сәфаләт[28] вә кысынкылыклар, аларга гомум бәла булган фәкыйрь вә мескенлек... Шунларның һәммәсе пәйгамбәргә әшкәрә булдылармы икән? Әшкәрә булган булсалар, аңар нинди тәэсир бирделәр икән? Ул моның өчен Аллаһ хәзрәтенә үпкәләмәде, зарланмады, сәҗдәгә капланып егламадымы?

Моның җавабы – һәр мөэминнең үз кальбендә...

Үткән кич Мигъраҗ кичәсе иде...

Ш.К.

«Вакыт» газетасы, 1912 ел, 29 июнь, 996 сан

[1] Коръәннең «Исра» сүрәсенең башы

[2] мәңгелек, соңы булмый торган ноктасы

[3] җир, туфрак

[4] бәйсез

[5] җан ияләре

[6] Тик тору, хәрәкәтсезлек

[7] аңы да, тәне дә

[8] рухлар

[9] башлангыч, баш, төп, нигез

[10] юнәлгән, игътибарын юнәлткән

[11] патшалыкка

[12] нигъмәт, юмартлык, шәфкать, рәхимлелек, бәрәкәт

[13] чиксез

[14] Олылык, бөеклек

[15] тәхет

[16] тәхет

[17] урыны юк, урынсыз, урыны билгеле булмаган

[18] дөнья яралту, бар кылу

[19] гәүдәләнү, күләме белән зураю.

[20] раслау, дөрес дип әйтү

[21] серләр

[22] хәлләр

[23] ачык

[24] бәхетсезлекләр

[25] билгеле булу, ачылу

[26] Марокко

[27] хурлык

[28] түбәнлек