Алар, чатыр эченә сыенып, яңгыр туктаганны көтә иделәр. Көймәче карт, үзенең ак вә озын кашлары астыннан юлчыларга күз салгалап, имән бармагы белән трубкасының көлләрен өстән азрак бастыра вә төзәткәли торып сөйләнә, сораштыргалый иде. Юлчылар озайтмыйчы гына җаваплана һәм үзләре дә карттан тирә-як вә юллар турысына да сораша иделәр. Алар, эшчеләр, имеш, файдалырак эш эзләп йөриләр…
Алар икәү иделәр. Берсе — озынча буйлы, сирәк сакаллы, урта яшьле ябык бер кеше, икенчесе егерме яшьләрендә, таза гына гәүдәле бер егет иде. Көймәче карт күбрәк аңарга карап сөйли иде.
— Хәзер инде, энем ул бәхет дигән нәрсәне эзләп маташырга да ярамый: ул инде юк, — диде көймәче.
Егет, бу сүзгә гаҗәпсенгән төслерәк, картның күзенә карады.
— Аның югалганына күп заманнар, күп еллар инде! Менә синең кебек егетләр борынрак заманда ук эзләп маташканнар икән дә, булмаган… Ничек? дисең. Менә алай булса, мин сиңа аның хикәясен сөйлим.
— Әүвәл-әүвәл заманда ди, Бохараи Шәрифтә, булган бер егет. Бер әби карчык анасы булган да япа-ялгыз берүзе. Анасы бик картайган. Яткан инде үләргә. «Балам, — дигән, — мин инде үләм, бәхил бул. Син — яшь кеше, каласың дөнья көтәргә. Зинһар тик ятма, бәхетеңне эзлә».
Карчык, әлбәттә, үлә. Егет нишләсен — бер көн елый, ике көн елый, дигәндәй, бервакыт анасының васыяте исенә тешә. Китә бәхет эзләргә. Ул кешедән сорый, бу кешедән сорый — юк! Берәүдән дә юньле-башлы җавап ала алмый, шулай итеп күп заманнар гаҗиз вә сәргәрдан (аптыраган, гаҗизләнгән) булып йөри. Бервакыт тәмам инде тәкатьтән язгач, берәү әйтә моңар: бар ди, фәлән җирдә, фәлән урманның артында тау тишегендә бер дәрвиш булыр; туп-туры аңарга бар, ул ни әйтер сиңа…
Егет дәрвишне таба, вә елап-елап ялвара: «Ышанычым синдә генә, — ди, — табып бир бәхетемне!»
«Һммм… — дип әйтте, ди, дәрвиш. — Анаңның әйткәнен ялгышрак аңлагансың икән… Шулай да зарар юк; син эзли торган нәрсә һәм дөньяда бар ул. Минем азрак чыгып йөрисем дә бар иде. Әйдә, алай булса минем белән, табып бирим мин сиңа аны».
Болар, йа Алла, диләр дә чыгып китәләр. Шулай итеп барганнар, барганнар, көн барганнар, төн барганнар, ай барганнар, ел барганнар… тауларны, урманнарны, үрләшеп, тырмашып, дәрьяларны, диңгезләрне сал бәйләп йөзеп кичәләр икән.
Берничә вакыттан соң болар Кодес шәһәренә килеп житәләр…
— «Менә — ди, дәрвиш әйтә, — җиттек… — Әнә теге зур мәчетне күрәмсең, төн уртасында бервакытны адәмнәр авыр йокыга талгач, җен вә пәриләрнең хәваслары шул мәчеткә җыелалар: безгә шул җен таифәсе (төркеме) белән эш кылырга туры килер», — ди.
«Йа Ходаем, инде ни була?!» — дип, егет тәмам каушап, төн булганны көтә.
… Кич белән ястү намазыннан соң жәмәгать чыгып таралганда, болар мәчетнең караңгы бер почмагында яшеренеп калалар, ишекләр дә шалтырап бикләнә…
Төн ярымында урталык тәмам шил булып, һичкая да бер шылт иткән тавыш калмый. Хәтта бөтен шәһәр бер каберстан шикелле тын булып китә. Шул көе торганда, бервакыт, умарта шаулаган төсле, йомшак бер шавылты кузгала, тәрәзәләр аркылы камыш намазлыкларга төшкән ай шәүләләре арасында, төтен кебек, аксыл күләгәләр күренә башлый… Күләгәләр һаман ешлана, шавылты көчәя вә моңлы бер тәкбир көенә әйләнә. Бер заман йомшак кына, күк күкрәгән төсле тәкбир гөрләгәндә, мөнбәр белән михраб арасында дивардан бер тартма кебек нәрсә ачыла да, бөтен мәчет эче кинәт яктырып китеп, дәрвиш белән егетнең бераз вакыт күзләре камашып тора… Шушы арада, идәннән түшәмгә хәтле озайган, әллә нинди аллы-гөлле күләгәләр дулкынланып, хәрәкәтләнеп, гүя газамәтле бер аен рухани иҗра (аен рухани иҗра - гыйбадәт) — кылган булалар… Шушы вакыт дәрвиш яшеренгән җиреннән чыга да кычкырып:
— «Әй мөхтәрәм таифәи җен! Сөләйман пәйгамбәр йөзеге хөрмәтенә миңа юл бирүегезне үтенәм» — ди. Вә туп-туры алга барып тартмадан йөзекне ала. Ул йөзекне алганда, үткен бер сызгыру тавышы белән нечкә генә каһкаһәләп көлу тавышлары ишетелә!.. Мәчет янә тып-тын булып кала. Болар да чыгып китәләр…
Дәрвиш егеткә әйтә:
— Менә, ди, инде бу бәхет йөзеге, кашына язылган олы исемне генә укыйсы — һәммә теләгәнең була! — ди.
Бервакыт таң яктыру белән дәрвиш куеныннан йөзекне чыгара да, яктыга тотып, йөзек кашындагы язуны укымакчы була. Ни күзе белән күрсен: җилләр исә, йөзек кашы юк, фәкать урыны гына калган! Ул бик тирән бер ah итеп ала да:
— Менә, ди, ул каһкаһәләр бушка булмаган икән. Шунда ук эчем курыккан иде… кашны урлаганнар, мәлгуньнәр! — ди.
Көймәче, сүзеннән туктап, авызына трубкасын алган иде, юлчылар икесе бердән:
— Соң? — диделәр.
— Соңы шул инде, — диде көймәче, — дәрвиш, кашсыз йөзекне ачуыннан бәреп ыргытып жибәргәч, теге егет һәм сезнең шикелле: «Соң инде нишлибез?..» — дигән. «Булмады инде, — дип әйтте, ди, дәрвиш, — хәзер үз-үзеңә генә ышанырга эш калды»… Шулай итеп, кире үз ватаннарына, Бохарага кайтып киттеләр ди шул… Ә менә яңгыр да туктады икән, әйдәгез инде, күчерим мин сезне.
Алар чатырдан чыктылар. Көймә бәйләгән җирендә әкрен генә чайкалып тора, су буендагы камышлар, яфраклар да яңгыр артыннан яшәргән, тазаланган, матур гына тирбәлеп тора иделәр.
Көймәче бу кешеләрне суның аръягына күчергәч тә, куллары белән күрсәтеп, юллар тәгъриф итә иде… Тагын килгән юлчыларның бере бу яктан каты тавыш белән кычкырып:
— Йә! Ни анда әкият сөйләргә тотындың! — диде.
1910