Йосыф хатлары

Йосыф Шәриф улы Байгилдиевнең (1915 - 1943) шәхси хатларда теркәлгән тормыш юлы турында күргәзмә
КЕРЕШ
«Кадерле Юсеф!» — бу юллар белән башланган хатлар, мөгаен, татар язучысы Шәриф Камал архивының иң кадерле өлешедер. Аның улы Йосыф Байгилдиевнең хатлары совет студенты тормышыннан күңелле вакыйгаларны да, 1941 елның 22 июненнән башланган үзгәрешләрне дә, солдат егетнең сугышчан юлын да хәтерлиләр. Архивтагы соңгы хатка исә 1943 елның 21 гыйнвары дигән дата куелган.

Бу сәхифә — Йосыф хатлары турындагы музей күргәзмәсенең аерылгысыз өлеше. Әйдәгез, бергәләп, Йосыфны искә алыйк.
Йосыф Шәриф Камал һәм Хәят Байгилдиева гаиләсендә 1915 елда Оренбург шәһәрендә туа. Бу елларда аның әтисе «Вакыт» газетасында эшли, ул инде яшь язучы буларак танылу алган, «Акчарлаклар»ны һәм «Хаҗи әфәнде өйләнә»не язарга өлгергән.

Йосыф Казанда коммуналь төзелеш институтында укый, ә 1940 елда күптәнге хыялын чынга ашыра һәм Рыбинскидагы авиация институтына укырга керә. Монда ул конструктор һөнәрен үзләштерә. Шул ук елны СССРда югары белем тулысынча түләүлегә әверелгәч, ул заочный укуга күчмәкче була, ләкин әтисе тыя: «акчаны үлән урынына үстерербез, укуыңны кара», ди ул.

Сугыш башлангач, Йосыфны шунда ук хәрби хезмәткә алмыйлар. Ул хезмәт армиясенә билгеләнә һәм тылда, хәрби заводта (№237 заводта) эшли. Ләкин 1942 елның җәендә ул да яуга китә. Бер елдан соң ул һәлак була.

Йосыф — авиация институты студенты. 1940 ел.
Фотосурәт нейрочелтәр тарафыннан эшкәртелгән.
Татарстан Республикасы Милли музее тупланмасыннан
Йосыф (уртада) курсташлары белән

Йосыфның тормышы

1915
1915
Йосыф Оренбургта туа
1925
1925
Байгилдиевләр гаиләсе Казанга күчеп килә
1938
1938
Йосыф Копейск шәһәрендә шахтада эшләп ала
Йосыфның гаиләсенә хатыннан:
Шахтер булырга насыйп булмас ахрысы, чөнки ике смена эшләп карагач, шахтерский профессияга окончательно охладеть иттем (искиткеч авыр икән каһәрне!), шуннан бирле эшкә барганым юк. (08/01/1938)
1939
1939
Йосыф Финляндия белән сугышка эләгә яза, әмма китәргә өлгерми кала
1940
1940
Рыбинск авиация институтына укырга керә
Йосыф бу хакта менә нәрсә яза:
Үзем хәзергә исән-сау укып йөрим (икенче атнага килеп бастык инде). Тормыш-көнкүреш ничава, ашау-эчү ягына килгәндә, су суырган тозлы треска белән ипидән өзелгәнем юк (10/09/1940)
1941
1941
Сугыш башлана
Әтисенең хатыннан
Казанда тормыш бер көе нолмально бара. Артык үзгәрешләр юк. Бары илебезнең бөтен эшчәнлек һәм иҗади көчләре кадерле илебезне саклауга юнәлдерелгән. Бөтенебезнең максат һәм төп теләге – канлы фашист этләрен җир йөзеннән бетереп юк итүдән гыйбарәт (11/07/1941)
1941
28 октябрь
1941
28 октябрь
Йосыф Казанга кайта
1942
6 май
1942
6 май
Сугышка алына
1942
1942
Кыйпылчык эләгеп яралана һәм Дзержинскига госпитальгә җибәрелә
1943
21 гыйнвар
1943
21 гыйнвар
Йосыфның соңгы хаты языла.
Бәлки, башка хатлар да булгандыр. Әмма алар хакында мәгълүмат юк.
Йосыфның эзләре 1943 елның җәендә тәмам югала.
Йосыф язган хатларның тугызы белән биредә таныша аласыз. Укыганда яисә тыңлаганда сорау бирегез: кем ул Йосыф дигән егет? Нинди ул?
1937 ел, 7 июнь.
Йосыфтан — Зәйнәпкә
Һава ягына килгәндә, бездә бисприс яңгырлар ява, тузаннар басыла, чирәмләр яшәрә...
1940 ел, 10 сентябрь
ЙОСЫФТАН әти-әнигә
Үзегезнең хәл-әхвәл турында бер озын хат язсагыз, зур шатлык булыр иде минем өчен...
1940 ел, 30 ноябрь
йосыфтан әтисенә
Әти, сез запискагызда кәефем чамалы дип мельком помянуть иткән идегез, бу обстоятельство мине хәзергә хәтле периодически борчып килде...
1941 ел, 6 гыйнвар
йосыфтан әтисенә
Каюмнан обстоятельный хат алдым. Армиядәге тормышны живописать итә.
1941 ел, 6 май
йосыфтан гаиләсенә
Кояшлы бәйрәм бездә башка елларда да бик күңелле уза иде, быел тагын да ямьлерәк узуында һичбер шигем булмады.
1941 ел, 22 июнь
йосыфтан гаиләсенә
Минем кекс турында язуны ачыгам дип аңлагансыз булыр, бер вагон әйбер перешеп җибәргәнсез. Мин акча күп бетүгә намекать иткән идем...
1942 ел, 11 июнь
йосыфтан гаиләсенә
Нинди булса примечательный событие булса гына (скажем, миңа сразу полковник чины бирсәләр), язарга булдым мин (моннан соң).
1942 ел, 30 октябрь
йосыфтан гаиләсенә
Минем сезгә теләкләрем: мин кайтканчы әнинең күзе энҗе шикелле булсын, бөтенләй лечить итегез. Әти, сез эшкә бик налегать итеп, перетрудиться итә күрмәгез.
1943 ел, 21 гыйнвар
йосыфтан —гаиләгә
Җиңүдән соң күрешү тагын да сагынычлы булыр.
Махсус проектны әзерләделәр:
Айдар Шәйхин, Татар китабы йорты мөдире
Гөлназ Җиһангирова, ТР ММ өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты
Хатларны Данис Хисмәтуллин укыды
Made on
Tilda