1
Яшь бала елый иде...Маленький ребёнок плакал...
Тышта җил, буран дөньяның астын өскә китерерлек булып кузгалган, лапас һәм морҗаларда җил әллә нинди моңлы җырлар җырлана иде...На улице поднялись ветер и буран, словно готовые перевернуть весь мир вверх дном; в навесах и дымовых трубах ветер пел какие-то печальные песни...
Ярты төн узган, эшле, эшсез йоклый, әмма бала һаман елый иде. Биш‑ун минутка туктап тора, тагын башлый... Бишеге янында юатыр өчен газапланган анасы бигрәк тә, ирем һәм кунак тынычлап йоклый алмый торганнардыр, дип борчыла иде.Полночь миновала, спали и занятые делом, и бездельные, а ребёнок всё плакал. Затихал на пять-десять минут, снова начинал... Мать, мучившаяся у колыбели в попытках его успокоить, особенно тревожилась о том, что муж и гость, должно быть, не могут спокойно спать.
Әлбәттә, кунак йокламый иде. Инде авылның төрле ягында әтәч тавышлары ишетелә, мөэзин, манарадан азан кычкырып, мөселманнарны йокыларыннан уята... Шул чагында гына бала йоклады...Конечно, гость не спал. Уже с разных концов деревни слышались голоса петухов; муэдзин, возглашая с минарета азан, будил мусульман... Только тогда ребёнок уснул...
Хөсәен кунагы белән иртәнге чәй янына утырган иде.Хусаин со своим гостем сел за утренний чай.
– Буран азрак басылган, ахры... – диде кунак.— Буран немного утих, кажется... — сказал гость.
Хөсәен аның сүзләрен шаяртуга юрап, сүзнең киресен аңлата торган тавыш белән:Хусаин, приняв его слова за шутку, тоном, придававшим словам обратный смысл, сказал:
– Әйе... басылган! – диде.— Да... утих!
Һаваның начарлыгы чиктән тыш иде. Тыкрык һәм читән буйларында кар эскертләре, тау‑тау өелеп, өй һәм сарайлар белән тигезләнә, унбиш-егерме саженьнан читтә бернәрсә күренми, туктаусыз буран улый иде.Непогода была неимоверная. В переулках и вдоль плетней снежные скирды, нагромоздившись горами, сравнялись с домами и сараями; дальше пятнадцати-двадцати саженей ничего не было видно; буран выл без передышки.
Алар бик тәкәллефсез кылана, чөнки ике ел солдатта бергә булганнар иде. Хөсәен үткән ел ук кайткан иде. Иптәшенең хәзерге кунаклыгы – солдаттан кайтышы иде.Они держались друг с другом совсем запросто, потому что два года вместе служили в солдатах. Хусаин вернулся ещё в прошлом году. А товарищ теперь гостил у него, возвращаясь с солдатской службы.
Хөсәен бүген иптәшендә кызык кына бер алышыну күрә, каш астыннан гына карый һәм гаҗәпләнә иде. Чөнки иптәшенең хәрәкәт һәм кыланышында әллә нинди бер аптырау күрә иде.Сегодня Хусаин замечал в товарище какую-то странную перемену, поглядывал на него исподлобья и удивлялся. Ведь в движениях и поведении товарища он видел какую-то растерянность.
Һәрнәрсәгә мыскыл күзе белән карый, бер сүзгә дә ышанмый, кеше сөйләгәнне тыңламый, үзе сөйләсә, кешедән көлә торган салкын һәм җан җылысыз бу кешенең аптырау һәм оялуы чыннан кызык иде.Этот холодный, лишённый душевного тепла человек на всё смотрел с насмешкой, ни одному слову не верил, не слушал, что говорят другие, а когда говорил сам, смеялся над людьми. Его растерянность и смущение и впрямь были удивительны.
Хөсәен чыдамады:Хусаин не выдержал:
– Мостафа, син әллә нинди бүген?.. – диде.— Мустафа, ты сегодня какой-то странный?.. — сказал он.
– Иптәш, ат әзерләп куй. Миңа тизрәк китәргә кирәк.— Товарищ, приготовь лошадь. Мне нужно поскорее уехать.
– Китәргә? Мондый һавада? «Тизрәге» дә бар тагын!— Уехать? В такую погоду? Ещё и «поскорее»!
– Әйе, мөмкин кадәр тиз.— Да, как можно скорее.
– Мондый буранда, иптәш... Барыбер илтүче табып булмас... Бүген кунарсың! Иртәгә...— В такой буран, товарищ... Всё равно не найти того, кто отвезёт... Сегодня переночуешь! Завтра...
– Табылмаса, җәяү китәм!— Если не найдётся, пешком уйду!
Бу җавап бик катгый иде. Ике иптәш бераз эндәшми торды. Хөсәен әллә ни әйтмәкче иде, Мостафа тагын:Этот ответ был очень решительным. Оба товарища немного помолчали. Хусаин хотел что-то сказать, но Мустафа снова произнёс:
– Әйе, китәм, – диде.— Да, уеду.
2
Хөсәеннең хатыны Гайшә өстәл җыештырып маташа, Мостафа идән буенда йөри иде. Хөсәен чыгып китте.Жена Хусаина Гайша хлопотала, убирая со стола; Мустафа ходил по комнате. Хусаин вышел.
Тышта буранның сызгыруы белән стенадагы сәгать тыкылдавыннан башка өй эчендәге тынлыкны бернәрсә дә бозмый, тик бишектә йоклаган баланың ара‑тирә көрсенеп ыңгырашуы гына ишетелгәли иде.Кроме свиста бурана снаружи и тиканья настенных часов, ничто не нарушало тишины в доме; только изредка доносились вздохи и стоны спящего в колыбели ребёнка.
– Көн бик начар, – диде Гайшә. – Соравыбызны кабул итмисең инде... Бик туйдың, ахры; балабыз елаграк шул...— Погода очень плохая, — сказала Гайша. — Не принимаешь всё-таки нашей просьбы... Видно, очень тебе надоели; ребёнок у нас ведь плаксивый...
– Сез аналар... Һәммәгез дә шулаймы?— Вы, матери... Все вы такие?
– Ничек?— Какие?
– Бала өчен газапланасыз...— Мучаетесь ради ребёнка...
– Һәммәбез булмыймы соң? Йөрәктән төшкән булгач, бар дөнья шул бала инде...— Как же не все? Раз от сердца оторван, весь мир для нас — этот ребёнок...
– Әмма бала усал! – диде Мостафа һәм, бизгәкле кеше кебек, ашыга-ашыга киенә башлады.— Но ребёнок жесток! — сказал Мустафа и, словно больной лихорадкой, начал торопливо одеваться.
Ике тәрәзә арасындагы көзге турысына килде; башлыгының очларын алдан әйләндереп, артка бәйләп маташты. Аның картузы кызыл тирәле булып, шинель погоннарына сары буяу белән Германия императорының вензеле төшерелгән иде.Он подошёл к зеркалу между двумя окнами; принялся оборачивать концы башлыка спереди и завязывать их сзади. Фуражка у него была с красным околышем, а на погонах шинели жёлтой краской был нанесён вензель германского императора.
Ул тагын: – Бала усал... – диде.Он снова произнёс: — Ребёнок жесток...
Ул Гайшәгә нәрсәдер сөйләргә теләгән иде, ишектән Хөсәен керде һәм: – Иптәш, ат әзер! – диде.Он хотел что-то рассказать Гайше, но в дверь вошёл Хусаин и сказал: — Товарищ, лошадь готова!
3
– Юлны яхшы беләсеңдер бит? – диде Мостафа.— Дорогу-то ты хорошо знаешь? — спросил Мустафа.
– Белергә беләм дә бит...— Знать-то знаю, да вот...
Мостафаны авылына илтүче кеше алтмыш яшьлек бабай иде. Алай да җавапны кистереп әйтә алмады: чөнки кырда юлны югалтмый бару шактый читен иде.Человеком, который вёз Мустафу в его деревню, был шестидесятилетний старик. И всё же он не мог ответить уверенно: в поле ехать, не теряя дороги, было довольно трудно.
Бабай, тынычсызланып, як‑якка карана. Читләрендә бернәрсә дә күренми, тик кар диңгезе генә кайный. Ара‑тирә күренгән сызыклар, чана эзләре – менә бабайның бар ышанычы һәм өмете иде...Старик беспокойно оглядывается по сторонам. Вокруг ничего не видно, только кипит снежное море. Изредка показывающиеся полосы, санные следы — вот и вся опора, вся надежда старика...
– Менә шул коега бездән дүрт чакрым, – диде бабай, – егерме чакрымлап әле артыгы белән барырга...— Вот до этого колодца от нас четыре версты, — сказал старик, — ещё с лишним вёрст двадцать ехать...
– Әле дә ерак... – диде Мостафа.— Всё ещё далеко... — сказал Мустафа.
Бераз эндәшми баргач:Проехав немного молча:
– Хода сакласын! Адашмыйк кына, – диде карт. – Хода сакласын... Кайтмыйкмы, дим? Буран артык тилерә бит...— Упаси Бог! Только бы не заблудиться, — сказал старик. — Упаси Бог... Может, вернёмся, говорю? Уж больно буран свирепеет...
– Барыйк әкертен генә. Анам карчыкны бик күрәсем килә, барыйк. Әйдә, әкренләп...— Поедем потихоньку. Очень хочется увидеть мою старушку-мать, поедем. Давай, помаленьку...
Бу соңгы сүзләр гүя әллә нинди аһәң белән сөйләнде. Карт моңар сихерләнгән кебек бирелде... Каршысында җәһәннәм яисә кайнап котырып торган диңгез булса да кечерәк иде.Эти последние слова прозвучали словно с каким-то особенным чувством. Старик поддался им, точно зачарованный... Даже если бы перед ним был ад или кипящее, разбушевавшееся море, и то казалось бы меньшим препятствием.
Алар сөйләшми бара.Они едут молча.
Мостафа чикмәнгә чорналган, уйлый: ул – кечкенә бала... Төш күрә: әллә нинди канатлы һәм бик матур балалар белән уйный. Алар аны тарткалый... этә... уяна – анасы аны үбеп-үбеп елый:Мустафа, закутавшись в суконный кафтан, думает: он — маленький ребёнок... Видит сон: играет с какими-то крылатыми и очень красивыми детьми. Они теребят его... толкают... Просыпается — мать целует его и плачет:
– Күзем нурым! Атаң мине сөрә... Каласың, бәгырем! – ди.— Свет моих очей! Отец твой меня прогоняет... Остаёшься ты, родной мой! — говорит она.
Атасы читтәрәк көтеп тора:Отец ждёт немного поодаль:
– Күрештең, – кулы белән күрсәтеп, – юлыңны кара! – ди.— Повидалась, — показывает рукой, — ступай своей дорогой! — говорит он.
Ул вакытта Мостафа алты гына яшьтә булса да, шулвакыт күргәннәрен бик ваклап хәтерли иде.Хотя Мустафе тогда было всего шесть лет, всё увиденное в тот раз он помнил в мельчайших подробностях.
Мәсәлән, ул вакытта, йокысыннан уянган чакта, битенә тамган күз яшьләренең кайнарлыгын һәм шул кайнар күз яшьләрен анасының чыланып беткән яулык белән сөртеп маташуын, хәтта яулыкның төсе зәңгәр булып, читләре ак икәнлеген хәзер дә ачык хәтерли. Узган төннән бирле гүя шул кайнар тамчылар тагын аның битенә тама һәм пешерә... Анасы, куркынган һәм аптыраган хәлдә, чыланган яулыгы белән аларны сөртә...Например, он и теперь ясно помнит, какими горячими были слёзы, упавшие ему на лицо, когда он тогда проснулся, как мать пыталась вытереть эти горячие слёзы насквозь промокшим платком, и даже то, что платок был синим, а края его — белыми. Со вчерашней ночи ему кажется, будто те горячие капли снова падают ему на лицо и обжигают... Мать, испуганная и растерянная, вытирает их своим мокрым платком...
– Анаң безне сөймәде, икенче иргә китте...— Твоя мать нас не любила, ушла к другому мужу...
Менә ул вакытларда – анасы белән кечкенә кардәше Фатыйманы юксынганда – атасының аңар әйтә торган шул сүзләре аның күңелендә анасына ниндидер салкынлык һәм нәфрәт хисләре уяндырганлыгын һәм, ниһаять, анасыннан бөтенләй бизгәнлеген уйлап, ул хәзер газап чигә иде.Теперь он мучился, думая о том, как эти слова, которые отец говорил ему в те времена, когда он тосковал по матери и маленькой сестре Фатиме, пробудили в его душе какую-то холодность и ненависть к матери и как в конце концов он совсем от неё отвернулся.
Ул анасыннан бизгәнмени инде? Әйе, ул үзен тудырган һәм бишеге янында басып, караңгы, тын һәм күңелсез төннәрне «балам» дип йокысыз уздырган анасыннан бизгән иде!Неужели он отвернулся от матери? Да, он отвернулся от матери, которая родила его и, стоя у его колыбели, проводила тёмные, тихие и безрадостные ночи без сна, приговаривая: «Дитя моё»!
Ул яшьрәк вакытында:Когда он был помоложе:
– Син минем анам түгел! – ди иде. Хәтта бервакыт йөзенә көл бәргән иде. Аны котырттылар: – Мокай килгән! Битенә көл бәр!. – Әйдә!..— Ты мне не мать! — говорил он. Однажды даже бросил ей в лицо золу. Его подстрекали: — Мокай пришла! Брось ей в лицо золу!.. Давай!..
Болар һәммәсе – яшь вакытында, әмма зур булгач? Менә хәзер аның беренче мәртәбә бармагын тешләп аптыраганы да – үзенең анасына каршы атасы барында күрсәткән тәрбиясезлекләреннән тыш, атасы үлгәч тә, анасыннан гафу сорамавы, һаман аңар илтифатсызлыгы һәм салкын мөгамәләсе өчен иде...Всё это — в детстве, но когда он вырос? Теперь он впервые в растерянности кусал себе палец не только из-за тех непристойных выходок против матери, которые позволял себе при жизни отца, но и из-за того, что после смерти отца так и не попросил у неё прощения, всё так же оставался к ней невнимателен и холоден...
Төш вакыты узган, буран һаман дулый... Карт бик дикъкатьле һәм җанлы күренә иде.Полдень миновал, буран всё бушевал... Старик казался очень сосредоточенным и оживлённым.
– Ярты юлны килгәнбездер? – диде Мостафа.— Половину пути, наверное, проехали? — спросил Мустафа.
– Артык булыр... Ястү вакытларында җитәрбез, – диде карт һәм янә өстәде: – Хәзер анаң бик сөенеп көтә булыр... Сагынгандыр... Дүрт ел бит!— Побольше будет... Ко времени ночной молитвы доберёмся, — сказал старик и добавил: — Теперь твоя мать, наверное, ждёт, радуется... Соскучилась, должно быть... Четыре года ведь!
– Егерме ел... Ләкин бүген кайтасымны белми ул...— Двадцать лет... Но она не знает, что я сегодня возвращаюсь...
Карт бераз уйга калды.Старик немного задумался.
– Аналар белә... Алар сизә... – диде.— Матери знают... Они чувствуют... — сказал он.
Мостафа эндәшмәде. Ахшам вакыты. Әкрен генә караңгы төшә иде.Мустафа промолчал. Время вечерней молитвы. Медленно темнело.
Мостафаның хыяллары күзенә күренгән кебек була. Гүя сөйли дә иделәр.Мустафе казалось, что его видения встают перед глазами. Они словно даже говорили.
Ул чикмәнгә бөркәнгән, анасы, аның күзенә карап, әкрен генә сөйли:Он закутан в кафтан; мать, глядя ему в глаза, тихо говорит:
– Мостафа! Күз нурым, анаң булам... Ник килмисең? Кил, үбим, бәгырем... Ачуланмыйм, битемә көл бәрүеңә дә ачуланмыйм... Кил, үбим дә, бер генә мәртәбә «анам» дип әйт!..— Мустафа! Свет моих очей, я ведь твоя мать... Почему не приходишь? Подойди, поцелую, родной мой... Я не сержусь, и за то, что ты бросил мне в лицо золу, не сержусь... Подойди, я поцелую тебя, а ты хоть один раз скажи: «Мама»!..
Мостафа анасының аягына ташланырга дип чикмәнне ача... Күз алдында – очсызкырыйсыз караңгылык кына... Бураннан каплана, тагын шул таныш чырай, таныш тавышлар...Мустафа распахивает кафтан, чтобы броситься к ногам матери... Перед глазами — только бесконечная темнота... Он укрывается от бурана — и снова то знакомое лицо, знакомые звуки голоса...
Ул Мостафага чана яныннан җәяүләп килгән шикелле күренә... Куәтле һәм кискен җилдән аерылып та, Мостафаның колагы яныннан искән әллә нинди йомшак, шәфкатьле җил агымы, киңәшеп кенә:Мустафе кажется, будто она идёт пешком рядом с санями... Какой-то мягкий, ласковый поток воздуха, отделившись от сильного и резкого ветра и повеяв у самого уха Мустафы, словно советует:
– Әйт! Анам дип әйт... Егерме ел инде... Ишетәсеңме?!. – ди иде.— Скажи! Скажи: «Мама»... Уже двадцать лет... Слышишь?!.
Алда, әллә кайларда, диңгез аркылы күренгән төсле тымызык һәм төмсә ут шәүләләре чагылып тора; Мостафаның колагына, ерактан, кичәнең караңгылыгына кушылып, үзалдына бер моң һәм зар белән көйли торган тавышлар ишетелә башлады... Этләр өрә иде...Впереди, где-то далеко, будто видимые через море, мерцают спокойные, тусклые отблески огней; до слуха Мустафы издалека, сливаясь с ночной темнотой, начинают доноситься звуки, поющие со своей особой тоской и жалобой... Это лаяли собаки...
4
Ахшам үтте. Буранның котыруына карамыйча, капкадан йөри иделәр... Хатыннар берсе килеп кергәндә, икенчесе бик кайгылы кыяфәттә чыгып бара һәм күңелсез генә берәр сүз катыша иде...Время вечерней молитвы прошло. Несмотря на свирепствовавший буран, через ворота всё ходили люди... Когда одна женщина входила, другая с очень печальным видом выходила и невесело роняла несколько слов...
Тәрәзә алдына яткан сары эт, зур һәм кара күзләрен сөзеп, килгәнне каршы ала, киткәнне күзләре белән озата иде. Ул гүя кайгылы иде... Аның сөйгән тәрбиячесе хуҗа хатын бу кич инде үлемнең куркынычлы арасында сугыла иде...Рыжая собака, лежавшая под окном, прищурив большие чёрные глаза, встречала входивших и провожала взглядом уходивших. Она словно печалилась... Её любимая кормилица, хозяйка дома, в этот вечер уже билась в страшных объятиях смерти...
...Аның яме киткән, төсе балавыз кебек саргайган, күзләре төпкә баткан, кул һәм аягы салкын, күкрәге, бер кабарып, бер төшеп, авыр‑авыр сулый. Бичара хатынның хәяттән өлеше бетеп килә иде......Она утратила прежнюю красоту, лицо пожелтело, словно воск, глаза запали, руки и ноги похолодели; грудь то поднимается, то опускается, дыхание тяжёлое. Доля жизни, отпущенная бедной женщине, подходила к концу...
Илле ел тәнен, уен идарә иткән җан үзенең иске тонык тәрәзә кебек күзләреннән кемгәдер актык мәртәбә карап, тынычланып китәсе килә иде. Бичара хатын, кызганыч ана, күзләре белән нидер эзли, нидер юксына, кемнедер күрмичә үләсе килми, торып-торып:Душе, пятьдесят лет управлявшей её телом и мыслями, хотелось в последний раз взглянуть на кого-то через глаза, похожие на старые помутневшие окна, и уйти успокоенной. Бедная женщина, несчастная мать, чего-то ищет глазами, о чём-то тоскует, не хочет умирать, не увидев кого-то, и время от времени спрашивает:
– Килмәдеме?.. – дип сорый иде.— Не приехал?..
Кызы Фатыйма бертуктамый елый.Её дочь Фатима непрерывно плачет.
Анасының бер тәүлектән бирле кабатлаган шушы «килмәдеме» соравы аның күңелендә әллә нинди тирән һәм иске җәрәхәтләрне яңадан ача иде...Этот вопрос — «Не приехал?», — который мать повторяла уже целые сутки, вновь открывал в её душе какие-то глубокие, старые раны...
Өч атнадан бирле авырып яткан анасы узган кич беренче мәртәбә төн уртасында:Мать, лежавшая больной уже три недели, прошлой ночью впервые среди ночи сказала:
– Фатыйма! Тор. Тизрәк чыгып кара... Килмәдеме? – дип аны куркыткан иде.— Фатима! Встань. Скорее выйди, посмотри... Не приехал? — и этим испугала её.
Менә шуннан бирле һаман көтә... Көн уртасында инде сабырсызлык күрсәтә һәм саташа башлады.Вот с тех пор она всё ждёт... К полудню уже начала проявлять нетерпение и бредить.
Икенде белән ахшам арасында тартышыптартышып елады: гүя кайдадыр аның бер дә тиңсез сөекле баласы бар, имеш, алар гомер буе күрешә алмый, кемнәрдер күрештерми, имеш. Хәзер ул актык сулышында актык бурычын түләргә, анасы белән күздән мәхәббәт яшьләре түгешергә килгән, имеш, ләкин... бичараны кертмиләр, әллә кайларга кайтарып җибәрәләр, имеш...Между послеполуденной и вечерней молитвами она плакала, содрогаясь: будто где-то есть у неё несравненно любимое дитя, будто они всю жизнь не могут увидеться, кто-то не даёт им встретиться. Теперь, на её последнем дыхании, он пришёл исполнить свой последний долг, вместе с матерью пролить из глаз слёзы любви, но... беднягу не пускают, отсылают куда-то обратно...
Ахшам вакытында аның тавышы беткән иде инде. Шулай да һаман әлеге «килмәдеме» дигән сүзләрне күзләре, иреннәре белән аңлатырга тырыша иде...Ко времени вечерней молитвы голос её уже пропал. И всё же она по-прежнему пыталась глазами и губами передать те же слова: «Не приехал?..»
Бичара ана! Биш‑ун сулыш, һәрберсе газап.Бедная мать! Пять-десять вздохов, и каждый — мучение.
Шәфкатьле ана! Бу кадәр хәсрәт кичерергә тиеш түгел иде. Әй, мәрхәмәтле ана! Соңгы сәгатьләреңдә генә «аны» онытсаң иде...Ласковая мать! Не должна была ты пережить столько горя. О, милосердная мать! Хоть бы в последние свои часы ты забыла «его»...
Ананың инде кул-аяклары сизми, кузгалмый, алар салкын һәм авыр ташлар кебек... Ул диңгез төбенә төшеп бара... Ә диңгез һаман салкыная... Ләкин... аһ, ялгыз гына... «Ул» да янында булса иде...Мать уже не чувствует рук и ног, они не двигаются, они словно холодные тяжёлые камни... Она опускается на дно моря... А море всё холоднее... Но... ах, совсем одна... Если бы и «он» был рядом...
Чү! Ишек катында кемнәр?Тише! Кто там у двери?
Ишек ачылды. Керделәр... Ике кеше...Дверь открылась. Вошли... Два человека...
Берсе катып калды... Тезләнде... Елаган тавыш белән:Один застыл... Опустился на колени... Плачущим голосом:
– Анам!.. – дип кычкырып җибәрде дә карчыкның күкрәгенә йөзен куеп елый башлады...— Мама!.. — выкрикнул он и, прижавшись лицом к груди старушки, заплакал...
Бу Мостафа иде.Это был Мустафа.
– Килдем... Шәфкатьле анам! Бер генә йөземә кара! Анам, җаным, күзем... Анам! – дип акырып-акырып елый, әмма анасы илтифат итми иде... Ул гүя үпкәләгән иде. Аһ!.. Бер генә карасын!..— Я приехал... Моя ласковая мама! Хоть раз взгляни мне в лицо! Мама, душа моя, свет моих очей... Мама! — рыдал он в голос, но мать не обращала на него внимания... Она словно обиделась. Ах!.. Пусть бы хоть раз взглянула!..
Ләкин ул инде карый алмый иде...Но она уже не могла смотреть...
Тышта буран һаман дулый иде...Снаружи всё бушевал буран...