Рәхим Саттар шигырьләре

Изге җир

Яшьлек эзләреннән

ИЗГЕ ҖИР


Бөек Ватанымның һәр атламы
Штык белән үлчәп алынган,
Идел буйларында чәчәк аткан
Ата-бабаларның каныннан.

Бу җир нәфис, аның һәр мыскалын
Күз яшь белән юган аналар.
Байрагымда яши тик үз каным,
Изге миңа кырлар, далалар.

Каты корыч белән каеп куйган
Батыр халык аның чикләрен.
Штык дулкыннары арасында
Башын җуяр фашист этләре!
Made on
Tilda