Рәхим Саттар шигырьләре

Шөһрәт

Тоткынлыкта (1942 — 1943)
ШӨҺРӘТ

Данны кулга алып сизеп булмый,
Күреп булмый аны күз белән.
Күкрәкләргә таккан калай түгел,
Әйтү мөмкин түгел сүз белән.

Егет яуга бара…
Командиры
Дан турында сөйли аңарга.
Ләкин аңламый ул, хис табалмый
Шөһрәт уты белән янарга.

Нәрсә ул дан? Нигә? Кемгә кирәк?
Сугышта да шулай уйлый ул.
Ярсып-ярсып һөҗүм итә егет —
Канга баткан инде ике кул.

Кешелеген җүя, арслан сыман
Ташлана ул дошман ягына!
Үзе уйлый:
«Бакса иде иркәм
Мин ясаган мәет тавына!..»

Берлин — Шенеберг
Апрель — 1943.
Made on
Tilda