Рәхим Саттар шигырьләре

Үбешү

Тоткынлыкта (1942 — 1943)

ҮБЕШҮ


Салкын чит җир язы. Карап тордым
Күктә үксеп болыт елавын,
Авырсынып, ахры, туган илсез
Ярсу җилдән сугылып улавын.

Мин өстәлеп аның хәсрәтенә,
Бушлык сиздем күңелем эчендә.
Ятим йөри хисләр әллә кайда,
Таяналмыйм гакылым көченә.

Эзләп таптым шул көн мин берәүне,
Ул Париждан иде шикелле.
Күлмәгенә вак-вак йолдыз төшкән
Сары марҗа кебек сипкелле.
Зифа буйлы иде, шома муен,
.. .. .. .. .. .. Сылу гәүдәсе.
Бер сүз белән әйтсәң: сихри ләззәт,
Гөрләп янган гыйшык шәүләсе.

Түзәлмәдем. Ике кулым белән
Күтәрдем мин торган җиреннән,
Ал иреннәремә ябыштылар
Ялга сусап көйгән иреннәр.

Суырып-суырып үптем, янды җаным,
Кайнар гыйшык керде каныма.
Җәйге таңда салкын һава төсле
Томан тулды исрек аңыма.

Эчеп беттем аның кайнар хисен.
Иреннәргә ирен ябышты.
Ялгышмагыз: ул кыз түгел иде,
Мин бер шешә белән үбештем…
Made on
Tilda