Рәхим Саттар шигырьләре

Уй кисәкләре

Тоткынлыкта (1942 — 1943)

УЙ КИСӘКЛӘРЕ

Берлин

Соры урам. Соры биналар.
Соры һава. Соры болытлар.
Бар да соры, төссез, күңелсез,
Яктырталмый аны зур утлар.

Тәрәзәдән карап торганда,
Искә төште каз бәбкәләре.
Алар сыкрап ялгыз йөрделәр,
Кайда киткән үз әнкәләре?…

Без җыелып яшел чирәмдә,
Ауный-ауный йомшак җирләрдә,
Бай һәм ярлы булып уйнадык.
Арып беттек, һич тә туймадык.
Сарай салдык сары саламнан,
Коймаларын куйдык каеннан.
Кое казып куйдык уртага,
Чокыр уйган кебек боткага…
Нәнәм килеп читән артыннан:
— Бәбкәләрем! — диеп чакыргач,
Без ашарга диеп таралдык,…
Кич тә булды. Куе караңгы
Басып алды безнең авылны,
Әйтерсең лә, авыл ябынды,
Кара төнне коңгыр шәл итеп,
Халык тынды йокыга китеп.
Мин йокларга яттым тын гына,
Өстә юрган — ертык тун гына;
Авыл йоклый. Черки очканы
Ишетелә гөжләп колакка,
Әллә нинди моңсу бер тавыш
Тынлык ярып килә ерактан.
Тирән сыкрау, әрнү һәм газап
Шаулап йөргән төсле бүлмәдә,
Йөрәгемә керә ул казып,
Акылыма кереп көрмәлә.

Бәбкә тавышы килә ерактан,
Кайсы бәбкәм казны югалткан?
Нинди сагыш сайрый ул бәбкә?
Нинди явызлыкка эләккән?

Иртән тагын бергә җыелдык,
Дим суына чумып коендык,
Аннан килдек яшел чирәмгә,
Кичә уйнап йөргән җирләргә.
Шунда таптык хәсрәт йөрәккә,
Коега төшеп үлгән бер бәбкә.

Бармы соң бу җирдә моңлырак
Казын җуйган бәбкә тавышыннан?!
Егерме ел йөртәм мин аны,
Егерме ел инде башымнан
Тынычлыкны тарта ул сагыш,
Йөрәгемне кага ул тавыш.

Тәрәзәдән карап хәтерлим,
Яшь гомерне, каз бәбкәләрен,
Мин үстергән идем аларны,
Бәбиләрен һәм әнкәләрен!

Мин үзем дә бүген адашып,
Әкрен генә сүнәм күрәсең;
Ничек итеп алдан беләсең,
Җиргә ятып, ямьсез үләсен?!
. .. .. .. .. .. .. .. .. .. . .
Уйга килгән уйлар изге бүген,
Уйлап тормыйм уйның гүзәлен.
Тезеп китим әле үзләрен.
Уйлар бүген тау чишмәсе кебек
Ярларыннан чыга сикереп,
Уйлаганны көтми, ярсынып,
Тирән йөрәгемне тарсынып,
Якты дөнья күрү уйлары
Туган илгә кайту юллары;
Уй түрендә бүген әнә шул,
Әйтсәм дә мин аңа: «Тыныч бул!
Иртә әле бүген ярсырга», —
Дип, уйларым шау-шу күтәреп,
Күңел ишекләрен этәреп,
Күңел кырын тар дип таптылар,
Ак кәгазьгә килеп актылар.

Заман түгел, уйлар, заман түгел,
Бик хәвефле бу бөгел,
Юкка гына эчтә ятмыйсыз,
Юкка гына тынлык тапмыйсыз!
Бүген йөрим Берлин урамында,
Һәр урамның текә уралында
Канатларын кага зур бөркет,
Күкрәгемә кунган башын сузып,
Торган төсле ул, кан, ут бөркеп.

Мин йөримен Берлин урамында,
Ул матурдыр бәлки алманга,
Бәхет бардыр бәлки юлларында,
Мәхәббәттән ятим калганга.
Таш биналар соры-соры урам,
Урамында ята күк томан.
Томан түгел, ахры, күк тузан.
Бәхет күреп бире кем узган?!

Сары-соры тимер арынлар,
Сары чәчле сары марҗалар,
Эчкә табан калку күкрәкләре,
Тышка табан сыглу билләре.
Зур корсаклы симез ирләре,
Томан бөркеп ята җирләре.

Биредә машиналар гөрләп тора,
Кеше башы тимер — машина.
Машиналар эшли ашны да,
Баланы да, ахры, шул ясый.
Машиналар уе дөньясы,
Кеше, имеш, биредә ял итә,
Машинага уен беркетә.
Нәрсәгә ул исереп сөюләр?
«Йөрәгем!» — дип янып-көюләр?

Бүген йөрим Берлин урамында,
Үзем бире, уйлар еракта.
Туган илем кайда? Шул якта.
Кара кайгы каткан күңелгә,
Мин дә бүген анда түгел лә,
Әнкәм яше юкка түгелә …

Урам саен, торна муены кебек,
Ак манара күккә сузыла,
Күк болытлар бәрелеп турына.
Таш сарайлар бире уты сүнгән,

Уты сүнгән пәрен шикелле,
Сүнгән мич тә шулай химне алдый, —
Өшеп кайтсаң аңа барасың,
Кул сузасың — кинәт аласың.

Таш биналар бөек рәссамнарның
Черек хыялына бизәлгән.
Әнә таштан сыннар, тарих әнә —
Алман халкы кылыч кизәнгән.

Баганалар, зур-зур капкалар,
Зур сарайлар тезелеп калкалар,
Алман халкы горур бу шәһәрдән,
Эшчән халык аны тудырган,
Шпрее ярын күк таш белән чолгап,
Зәңгәр суда мәрмәр яндырган.

Кирәк түгел миңа манарасы,
Кирәк түгел матур сарайлар.
Кирәк түгел яшел юл арасы,
Кирәк түгел миңа күк-айлар.
Салам булсын өйнең түбәсе,
Яланаяк йөрсен баласы,
Токмач булсын, тары өйрәсе,
Кәләпүшле булсын бабасы.
Тездән баткак булсын юлында,
Сөял ярылып ятсын кулында,
Тик Туган ил булсын, Туган ил,
Мин илемә үскән батыр ир.