Рәхим Саттар шигырьләре

Бүгенге ант

Яшьлек эзләреннән

БҮГЕНГЕ АНТ


Безнең урамнарда шатлый шаулый.
Чык артында гөрли сугышлар.
Кемдер анда хаксыз данын даулый.
Иркен, тыныч безнең сулышлар.

Тын алу киң бездә, урамнарга
Май бәйрәме килгән кунакка.
Тыныч байракларның ал нурлары
Бәхет чәчә җиргә, һәр якка.

Без тынычта, ләкин бик күпләргә
Тынгы бирми безнең тынычлык.
Күпләр анда, чарга тир тамызып,
Кайрап ята сынык кылычын.

Тирә-якта дошман шаулаганда,
Штык алкалары бушармы?
Туктамабыз җирне селкетүдән,
Бакча ясамыйча бу шарны!
Made on
Tilda