Рәхим Саттар шигырьләре

Бүленгән җыр

Тоткынлыкта (1942 — 1943)

БҮЛЕНГӘН ҖЫР


Табигать тын иде, ул бай иде,
Ята иде тыңлап ал таңны.
Ишетә идем, җырлап, үз тавышымның
Киң урманны урап кайтканын.

Яшәү түгел иде, җыр иде ул
Шат күңелле дуслар янында.
Өзелеп калды ул җыр, бүленеп калды
Тавышы күтәрелгән чагында.
Made on
Tilda