Рәхим Саттар шигырьләре

Бессарабия

Яшьлек эзләреннән

БЕССАРАБИЯ


Ак күбекле диңгез култыгында
Хәлдән таеп йоклый бер авыл.
Мин беләмен үткән бер йокыдан,
Еллар буе иңрәү — ул авыр.

Читтә бер өй: тәрәзәсе ватык,
Ишек җимрек, тормыш юк анда…
Диңгез, ачу хисләрен уятып,
Бусагасын кага һәр таңда.

Еракларга өметләрен сузган,
Тәрәз урны суык күз кебек.
Төннәр шуннан кереп йоклап уза,
Җитез җилләр кала өзелеп.

Җиргә кыш, яз килеп йөргән кебек,
Шатлык үткән, хәсрәт җикренә…
Йөри нурсыз бу төн кара көеп
Җырчы-биючеләр җирендә.

Авыл йоклый күләгәләр ябынып…
Авыл читендәге бер өйдә
Ачлык белән хәсрәт, төнгә табынып
Җырладылар һаман бер көйгә…

*
Шулай идең элек, Бессарабия,
Тәрәзәңдә бүген ал гөлләр,
Диңгез шаулап сиңа башын ия,
Өстеңдә йокламас ул төннәр.
Made on
Tilda