ЧҮЛЛӘР
Бушлык. Үлем. Тынлык һәм сулышсыз
Иңрәп ята җирдә киң чүлләр.
Урман да юк, сыңар яфрак та юк,
Елгалар да анда юк, күлләр.
Нурлар — кайнар. Сары комнар.
Җир аркасы пешә, ут булып.
Бер тамчы дым бирми, күзен салмый,
Читтән генә үтә күк болыт…
— Кайчан булган бу чүл?
Бик күптәнме?
Актарындым тарих эчендә.
Мәшһүр гарәп, Нил баласы бер чак
Сөйләп бирде зәңгәр кичендә.
Мең ел элек, бик күп еллар элек,
Торган батыр, көчле бер халык,
Зур бакчалар, алма, хөрмәләргә
Бизәп, диван, сарай — йорт салып.
Бер дәвердә ханлык иткән анда
Ерткыч бер хан халык өстеннән.
Җирне канга буяп яшәр өчен
Таянган ул вәхши көченә.
Ул, хәсрәтнең ни икәнен белми,
Аталыкның белми ләззәтен.
Күз яшь таныш түгел, аналарның
— Балам! — диеп көйгән хәсрәте
Аңа уртак түгел.
Ул тик белә:
— Мин алланың урынбасары!
Дөнья миңа килеп тезен бөксен,
Мин дөньяны зиндан ясармын!
Ул сугышлар ачкан, күршеләрнең
Тынычлыгын бозган, җимергән.
Ул гыйшыкка, ирек һәм гакылга
Тимерләрдән богау кидергән.
Алып кайткан коллар,
миллион коллар,
Бала — бире, ерак аналар
хәсрәт түгеп,
Хәсрәт ташып үлгәннәр алар.
Хәсрәтләрдән күз яшләре кипкән,
Корган урман, елга һәм күлләр…
Менә шулай инде хасил булган
Иңрәп яткан киң чүлләр.
Күчереп бетерә алмадым.
Мин хыянәтсез.
Син дә шулай бул.
Бер юл.
Башка юл юк.
Әни, Ил, Алсу, туганнар.