Рәхим Саттар шигырьләре

Таныту

Тоткынлыкта (1942 — 1943)

ТАНЫТУ


Барый абый укымышлы
Бер кеше иде —
Яшәде ул Мулла булып,
Үз халкын сөйде.

— Бөтен дөньяга билгеле
Татар булсын дип,
Һәрвакытта газапланды,
Йөрәге көеп.

Дөнья мәдәниятенә
Бастырыр өчен,
Фәлсәфи китап язды —
Салды бар көчен.

Үстерде ул Ватанга дип
Батыр улларын:
— Алар табыр Европага
Керү юлларын, —
Диеп янды, тәрбияләде
Улларын сөеп,
Татар бөтен җир йөзендә
Булсын дип, көеп.

Бер заманны ул бала,
Килде Берлинга.
Үрдәк төсле селкенгәләп
Йөрде биредә.

Атасының васыятен
Онытмаган ул,
Татар халкын танытырга
Эзләде бер юл.

 — Бәлеш, коймак, токмачынмы
Әллә күрсәтим.
Кәләпүше мәшһүр булсын
Диеп, чигеп эшләтим.

Әллә бакыргалине
Тәрҗемә итеп,
Бирим алман баласына,
Ятсын хуш китеп.
Булмады эш. Бакырганга
Күз салмадылар.
Читек биреп тә эш чыкмады —
Киң чалбарлары.

Шулай да татар кемлеген
Танытты бер чак
Танытты мескен татарны
Киртләчле тукмак.
Made on
Tilda