Рәхим Саттар шигырьләре

Безнең йөрәк

Яшьлек эзләреннән

БЕЗНЕҢ ЙӨРӘК


Тал билләрен бөгеп,
Шыңгыр-шыңгыр көлеп,
Бөгәрләнеп ага яз суы.
Идел ирек даулап,
Бозлар вата шаулап,
Җир яшьлеге килә ярсынып.

Вак ташларга бәрелеп,
Ташлар кала әрнеп,
Музыкасы дәртле, моң җыры.
Атлаулары җиңел,
Суыкларны җиңеп,
Ак юрганын аткач ил кыры.

Шаулый синең каның!
Яз дисеңме аны?
Ялгышасың, иркәм, юк, түгел!
Нур ябынып килгән,
Җир яшьлеге дигән
Ул ялкынлы безнең саф күңел,
Ул безнең йөрәк
Ярсына гөрләп!
Made on
Tilda