Рәхим Саттар шигырьләре

Шагыйрь

Яшьлек эзләреннән

ШАГЫЙРЬ


Тирән җирдә яткан тимер ташын,
Күмерләрне ала кешелек;
Домналарда алар кайный шашып,
Аннан корыч ага ишелеп.

Шахталарда шаулап күмер вата,
Канат булып оча ул корыч;
Кылыч йөзләренә корыч ята, —
Дошманнарны кыя ул кылыч!

*
Син дә, шагыйрь, янар домна кебек,
Җырга салып халык моңнарын,
Шул моңнарга чиксез дәртләр биреп,
Күтәрәсең аны югары.

Бер сүз әйтсәң, сөрем баса җирне,
Шөбһә белән тула җир өсте,
Тагын әйтсәң, шатлык баса илне,
Язны алып килгән җил төсле.

Сүзең көчле. Иркен синдә хыял,
Зәңгәр чиксезлеккә тиңдәш ул.
Күңел керен юа торган корал,
Үткен корал, шагыйрь, синдә ул.

Фронтларда синең җырың җырлап,
Штурмга барды батырлар.
Иркенлектә торган Ватан таңын
Сөеп каршы ала ул җырлар.

Көзен туңган күл читләре кебек,
Кайчак уйлар өшеп китәләр…
Гомер кыска.
Уйлар йөзгә килеп,
Мең елларны таләп итәләр.

Шунда синең җырлар, алга үтеп,
Җылыталар йөрәк хисләрен,
Хәсрәт үзе качып китә көлеп,
Җырлар җуя аның эзләрен.

Җырла, шагыйрь, сигналчысы илнең,
Халык теләгенә таян да,
Сине назлап, иркәләп үстергән
Халкың өчен гомерең аяма.

*
Домна уты сүнә, күмере бетсә,
Шаулап кала корыч чыңнары;
Син арысаң, шагыйрь, гомерең үтсә,
Мәңгелеккә кала җырларың.
Made on
Tilda