Рәхим Саттар шигырьләре

Чаңгычылар

Яшьлек эзләреннән

ЧАҢГЫЧЫЛАР


Бөтәрләнә болыт, куе болыт,
Очкыч канатлана, урала;
Урман юлы, тирән серле булып,
Буран үзәгендә югала.

Кар-буранга кушылып суык ярсый,
Өшеп кала корыч моторлар.
Айгыр аякларын кар тышаулый,
Яуга чыкмый атлы батырлар.

Ак күбекле кебек кар диңгезе
Дулкынлана уйсу киңлектә;
Кайнап тора. Кызу төсле үзе,
Ләкин суык, суык биетә.

Шушы төнне штаб приказ алды:
— Ерак-ерак торган авылда,
Ниләр уйлый анда дошман явы,
Нинди хәйлә кора давылда?

Начальникның үткен күзләренә
Карап тора барлык сугышчы.
Атлы, танкист, укчы — һәммәсе дә:
«Мин үтим, — ди, — Ватан бурычын!»

— Бөек Ватан өчен дошманнардан
һәммәгезнең алыр үче бар.
Беләм, кылычның да, танкның да
һәр кичтәне ватар көче бар.

Ләкин бүген отделениең белән
Син барырсың, иптәш командир!
Штаб начальнигы шулай диеп
Приказ бирде… Ерак барыр җир.

Бу приказны үти чаңгычылар,
Чаңгы бүген итә бәйрәмен.
Отделение бүген чаңгыларда бара
Һәм күтәрә бөек ил ямен.
Made on
Tilda