Рәхим Саттар шигырьләре

Очрашу

Тоткынлыкта (1942 — 1943)

ОЧРАШУ


Легиончы Берлин урамында
Йөри хисләр түгеп.
Барыр юлы ОСТ лагере буйлап
Туры килде бүген.

Чәнечкеле чыбык. Кызлар тора
Аңа уйлар элеп.
Беләгенә билге таккан солдат
Басты якын килеп.
— Мәрьям, Мәрьям, сеңлем, аһ туганым,
Син биредә икән!
Яңгыр күрми сулган болын төсле,
Йөзләрең дә кипкән.

Мәрьям елый, ишелгән нур кебек
Саф күз яше ага,
Чәчен чыбыкларга урап, аның
Күкрәгенә сала.

Күкрәгенә явыз бөркет кунган,
Күз яшь шуңа тама.
Сары йөздә таң нурыннан ишкән
Җепләр сырылып кала.

Мәрьям кинәт башын күтәрә дә,
Чигенә-чигенә артка:
 — Минем мондый агам юк иде, — ди,
Атлый бүтән якка.
Made on
Tilda