Рәхим Саттар шигырьләре

Гомергә

Яшьлек эзләреннән

ГОМЕРГӘ


Урман шаркылдатып яшен көлә,
Кемне сөеп, мескен, тилергән?!
Ул кочагын җәеп кемне үбә,
Сөю кемне шулай көлдергән?!

Толымнары янып усак үлә,
Сибә-сибә кара күмерен…
Яшен инде башка җирдән көлә,
Ник ул кыска сөю гомере?

Яшен мәхәббәте ялкын, җитез
Сөю бар гомергә бирелгән.
Бер минутта шартлап, шашып, көеп,
Әйләнмәсен кара күмергә,
Сузылып барсын озын гомергә…
Made on
Tilda