Рәхим Саттар шигырьләре
Киров истәлеге
Яшьлек эзләреннән
КИРОВ ИСТӘЛЕГЕ
Йөрәкләргә мәңге-мәңге бетмәс
Хәсрәт салды синең үлүең,
Ул хәсрәтне үч байрагы итеп,
Корал итеп саклый күңелем.
Йөрәкләрдән йөрәк үзенә алыр
Ул хәсрәтне; безнең бөек юл
Алга илтер. Көрәш утка салыр,
Утта янмас изге хис бит ул!
Рәхим Саттар