Рәхим Саттар шигырьләре

Безнең кыз

Тоткынлыкта (1942 — 1943)

БЕЗНЕҢ КЫЗ


Һәр көн саен Берлин урамының
Һәр почмагын издем, таптадым.
Ахры, нечкә күңел, нечкә эзле —
Андый билле кызны тапмадым.
Киттем читкә. Ерак бакчадагы
Куе күләгәле урында
Очраттым мин күңел теләгәнне —
Зәңгәр күзне бакча юлында,
Язга сусар сирень түрендә.

Үзе калкан, күкрәкләре шалкан,
Камыш кебек эре керфекләр.
Аяклары шома, бөгел-бөгел,
Мисле коеп куйган кебекләр.
Сүз әйтергә алман телен белмим,
Уйлыйм: «Ни әйтсәң дә яратмас».
Ләкин тагын батырчылык иттем,
Күзләремә тутрып карагач.
— Гутен морген, — дидем, инде күптән
Кояш түбән таба төшсә дә,
Күләгәләр инде озынаеп,
Көнбатышка таба күчсә дә.
Ул елмайды, энҗе бөртекләрен
Сипкән төсле булды җиргә ул,
Күкрәгемә салып керфекләрен,
Хәлдән тайдым — шундый чибәр ул!

 — Ферштау нихт — диде, үзе
Горур гына аска карады,
Кискән төсле керфек очы белән
Йөрәктәге гыйшык ярамны…

Ә аннан соң тагын гади генә:
 — Не понимаю я! — диде ул.
Шул вакытта айнып калдым кинәт,
Шул вакытта суздым аңа кул.
Шундый рәхәт булды, шундый рәхәт,
Исеме икән аның Маруся.
Баш кисәргә бирәм, Германиядә
Тагын шундый берәү табылса.