НАҖИЯГӘ
Мин күтәргән эшләр уртак безнең,
Без гомерне бергә кичердек.
Яз да бергә булдык һәм гомернең
Көзге хисен эчеп исердек.
Дошман яуларына каршы бардым,
Минем белән бергә булдың син.
Рухым сүнәр-сүнмәс тын алганда,
Ялкынлатып өскә алдың син.
Син һәрвакыт минем белән булдың,
Хәсрәтләрне бергә кичердек,
Син еракта ләззәт эчкән чакта
Рухың белән эчеп исердек.
Без һәрвакыт икәү бергә булдык.
Хәтта сине читләр үпкәндә,
Син еракта миңа шаһит булдың
Мин күзләремнән хәсрәт түккәндә.
Шуның өчен сине һәрвакытта,
Һәркайда да бергә йөреттем,
Үзең түгел — гүзәл истәлегең,
Бүген инде шуңа күнектем.
II
Нишләр идем син булмасаң,
Белмим, белмим, яшәр идемме?
Арлы-бирле килгән вак хәсрәтләр,
Басар микән сырхау рухымны?
Син булмасаң кояш нигә миңа,
Син булмасаң, нигә ярсулар.
Син булмасаң тормыш юк үзе ул,
Син ул — яшәү, син ул — барсы да.
III
(Тагын аңа)
Кара урманга бергә киттек,
Тар сукмаклар буйлап,
Аны атлап якты юлга җиттек,
Алда ирек уйлап.
Син егылдың, хәлдән тайдың, бугай,
Артта торып калдың,
Ә мин исә һаман алда булган
Өмет белән юандым.
Әллә армадыңмы? Бер акланда
Ал чәчәкләр күреп
Алданыпмы калдың син аларга,
Зур бәйләмнәр үреп.
Ничек булды? Әйтче, белмим,
Син артта торып калдың?
Ә мин исә тормыш биеклеген
Ялгыз көрәшеп алдым.