Рәхим Саттар шигырьләре

Кайда син?

Яшьлек эзләреннән

КАЙДА СИН?


Кич белән син юк янымда,
Көндезен юк, юк таңын;
Киң ялан минем аңымда,
Кояшы кайда аның?!

Кайда киттең, нинди хәсрәт
Андый юл бирде икән?!
Кайда син, минем мәхәббәт,
Ал байрак кебек иркәм?!

Гөл, мәхәббәт дөньясында
Алсу күбәләк булып,
Керфегең күләгәсендә
Ял итәр идем кунып.

Ул намуссыз язгы ярсу
Яки кан давы түгел;
Ул — сәгадәт, анда барысы,
Ул — гакыл һәм саф күңел.

Мәхәббәтнең чын утында
Гел янар иде йөрәк;
Салкын таңнар вакытында
Ул торыр иде гөрләп.

Бар теләккә, ашкынуга
Бер маяк булыр идең;
Кайда син, минем кояшым,
Мәхәббәтем син минем?!
Made on
Tilda