Рәхим Саттар шигырьләре

Ике җырчы

Яшьлек эзләреннән

ИКЕ ҖЫРЧЫ


Ашкыналар җырлап ике игез:
Берсе шагыйрь, берсе киң дигез.

Ялын җилпи диңгез, котыра,
Таңда ярсый, ярга тотына.

Шавы салкын. Кем дә күтәрми,
Таш кыялар аша үтәлми.

Шагыйрь җырлый, халык кабатлый,
Җәелә моң, каршы яр ятмый.

Селкетә бит ул җыр дөньяны;
Кара, диңгез, тукта, тый аны!
Made on
Tilda