Рәхим Саттар шигырьләре

Парчалар

Тоткынлыкта (1942 — 1943)

ПАРЧАЛАР



1
Ерак киткән саен туган илкәй
Бигрәк матур, якын тоела.
Син шатлыкта яшим дигән чакта,
Көз килә дә, яфрак коела.

2
Гомер туры килде шундый чорга:
Кыр казлары кебек яшәргә —
Чит җирләргә очып төшәргә.

3
Бүген бире, иртән инде — ерак,
Зур елгалар, таулар үткәнсең,
Ят җирләрдә, ят җир кырларына
Күз яшьләрен әрәм түккәнсең.

4
Очраттым мин кичә карлы юлдан
Китеп барган иске танышны.
Килмәсәм дә бире аны уйлап,
Очраштык без — юллар табышты.

Мин таныдым, тик ул танымады:
— Күргәнем юк сине, белмим, — ди.
Сөйләшергә сүзләр табылмады,
Менә синең дуслар бел, нинди?!

Күзләренә карап тордым да мин:
— Саташтыңмы? — дидем, анарга.
Ләкин минем өчен аз гына да
Шәфкать күренмәде анарда.
Урман аша еракларга карап,
Бер сулады очрак туганым:
— Очрашуга һичбер сүз-нием юк,
Нигә элек таныш булганым?
Шуңа үкенәм, — диеп җавап бирде,
Сукмак буйлап китте, кул селтәп.
Made on
Tilda