Рәхим Саттар шигырьләре

Берлин күләгәләре

Тоткынлыкта (1942 — 1943)

БЕРЛИН КҮЛӘГӘЛӘРЕ

(Өзекләр)

I

Ватык стаканнар, шешәләр…
Ә кешеләр һаман эчәләр.
Әллә бәхете соңгы сулышта,
Спирт кушып эчү сулышка.

Чүп-чар белән тулы өстәлләр.
Төкерелгән идән — хәшәрәт.
Урындыклар читкә күчкәннәр,
Йодрыкларда шикле ишарәт.

Фахишәләр шулай картайгач,
Ябыр вакыт пивной кебекләр.
Мае суырылган кимекләр.
Ашыгып эчә алар сыраны,
Күпме тутыр, барыбер исерми,
Сасы елга — Шпрее сулары.

II — Пивной өстәле

Аяклары юкә агачыннан,
Сайраган ул яшьтә җилләргә,
Яфрак болгап шаулап утырган,
Күләгәләр чәчеп чирәмгә.

Хәзер инде өстәл аягын,
Ураткалап аның һәр ягын,
Симез балтыр, ертык чалбарлар
Берсен-берсе элеп чалганнар.

Шакшы аяк, тишек ботинка,
Шулмы инде, шулмы Европа?
Дәва бармы мондый авыруга?
Менә сиңа хәзер: «Данке шөн»,
Аңа каршы: «Битте, битте шөн».

III

Аяз күләгәләр түгә-түгә,
Тора иде бөдрә бер элмә,
Елмаюлы карап һәркемгә.
Кара яшел ялпыр бүрек кигән
Тора иде шаулап бер имән.
Шуңа шаулы җилләр истеләр,
Һәм осталар аны кистеләр.
Ыңгырашкан сыман сыгылды,
Ә аннан соң шаулап егылды.

Утырдым мин Берлин шәһәренең
Үзәгендә, кәһүәханәдә.
Кулларымны куеп шул имәнгә,
Каеннарга карап — идәнгә.

IV — Фахишәләр

Сыраханә томан белән тулы,
Томан түгел — төтен.
Утыралар иде фахишәләр
Гомерләрен өтеп.

Безнең илдә әле язгы җилдәй,
Япь-яшь булыр иде…
Бер сылу кыз утыра урталыкта,
Тик ирләре җиде.

Берсе тоткан мәрмәр муйнын аның,
Берсе — бөдрә чәчен.
Икенчесе — кулы күкрәгендә
Изүләрен ачып.
Өстәл асты тулы куллар йөри
Гүзәл сәяхәттә.
Алар тездән өскә ашыгалар,
Төртешәләр хәтта.
Made on
Tilda