Рәхим Саттар шигырьләре

Әнкәм

Тоткынлыкта (1942 — 1943)

ӘНКӘМ

Бәлки, син дә хәсрәт чигәсеңдер,
Сатылган, дип, улым дошманга.
Юк хәбәргә һич тә ышанма!

Аяк бәйле бүген, кул богаулы,
Ашар ашлар, ширбәт агулы,
Торак суык, ләкин тәмугы
Ул гомернең. Канат кагуы
Биредә мөмкин түгел күңелгә,
Хәсрәт ята бүген күңелдә.
Талпынса да күнел, ни файда бар
Батырларын җуйган иленә?!
Тагын кылыч тагып билеңә
Чыксаң иде дошман янына,
Байрак кагып көрәш тавына!

Дөрес түгел, ялган хәбәр ул,
Балаңа бер иманыңда бул!
Сиңа биргән изге антында,
Туган илнең ирке хакына
Биргән антын бозмас халкына!
Made on
Tilda