Рәхим Саттар шигырьләре

Горурланган зур диңгезнең текә яры...

Яшьлек эзләреннән
***

Горурланган зур диңгезнең текә яры
Озатып калды күккә менгән су парларын;
Алар исә, болыт булып, еракларга
Әкрен генә, моңсу гына йөзә бара.

Бара-бара яңгыр булып ява алар,
Күкрәп үсә алтын бодай, бөдрә таллар…
Минем хисләр халык диңгезеннән үскән,
Изге хисләр, халкым, синнән миңа күчкән.
Мин аларны, җылы яңгыр сыман итеп,
Гомерем буе сезгә табан сибеп китим.
Made on
Tilda