Рәхим Саттар шигырьләре

Ата һәм бала

Тоткынлыкта (1942 — 1943)

АТА ҺӘМ БАЛА


Атасы улын озата сугыш кырына,
Шул сүзләрне әйтә ата сөйгән улына:
«Изге Ватан туфрагына басмасын этләр,
Арслан күк сугышыгыз, батыр егетләр!
Ә без илдә хезмәт белән ярдәм итәрбез,
Сезгә кыен була калса без дә китәрбез».

«Сынатмабыз! — диде ул аерылган чакта, —
Яхшы эшләгез, кайгырмагыз сез безнең хакта,
Басуларны утаган күк төрле чүп-чордан,
Әрчербез Ватан җирен явыз дошманнан.
Тап төшермәм, — диде ул, — изге антыма
Һәм хыянәт итмәм, — диде, — сөйгән халкыма!»

Батыр сүзләр, матур сүзләр яңгырап тордылар,
Күктәге алтын йолдызлар шаһит булдылар.
Атасына биргән антын хәтерләп егет,
Сугышты дошманга каршы арслан кебек.
Яраланып егылгач та, ул тик ятмады,
Теш белән дошман бугазын чәйнәп ташлады.
Канга батып, хәле беткәч, әсир иттеләр,
Кулларына богау кидереп, алып киттеләр.
Тоз сиптеләр ярасына, ничек көләләр,
Тырнак астына чәнчеп кызган инәләр.
Шунда да ул тугры булды Туган иленә,
Төшермәде һич кара тап биргән сүзенә.

Куйдылар ябып егетне лагерь эченә.
Егет башы ниләр күрә, ниләр кичерә.
Ач тоттылар, саргайттылар нурсыз гөл кебек,
Ләкин барыбер бирелмәде безнең нык егет.

Күргәч дошман яшь егетнең шундый ныклыгын,
Икенчегә борды явыз, хәйләле юлын.
Иркәләргә тотынды ул безнең егетне,
Күрмәдем бу дөньяда, дип, синең кебекне.

Киендерде, ашатты һәм корал да бирде.
— Син инде хәзер ирекле минем күк! — диде.
Мылтык тоткан, атлый егет дошман маршына,
Анасы кебек Туган ил тора каршында.
Улыннан хәбәр килмәгәч карт та кузгалды.
Эш сөйгән батыр кулына мылтыгын алды.
Менә фронт, үлем анда сызган утлы юл.
Кара — каршы тора басып ата белән ул.
Менә хәзер кем җитезрәк атып өлгерер?
Атаныңмы, баланыңмы каны түгелер?

Бу куркыныч хәлне кояш күзәтеп йөрде,
Түзә алмады, болыт эченә кереп яшеренде.
Егет ләкин каушамады соңгы чиктә дә,
Ник курыксын, инде хәзер мылтык җилкәдә.
Башлыкларны мушкага алып, бирде бер чират.
Баш булырга җыенмагыз, каныгыз безгә ят!

Китте барлык сугышчылар егет артыннан,
Нинди зур рәхмәт аларга совет халкыннан.
Штыкта кызыл комачлар җилферди җилдә.
Юк безгә каршы торырлык көч һичбер җирдә.

Яңгырады «Ура!» тавышы көчле шатлыктан,
Качкан кояш түзә алмады, чыкты болыттан.
Күрә ничек ул егетләр кочаклашканнар,
Атасы белән улы да нык кысышканнар.
Шатлык белән табып булмый сүзнең куесын,
Хәрәкәтләр сөйләп бирә йөрәк тойгысын.
Кайсы елый, кайсы көлә, кайсы ашкына,
Ниләр килеп, ниләр китми егет башына?!

Кояш та бергә шатлана, аларны мактый.
Хәзер инде ата һәм ул илебезне саклый.
Ил чигендә тора хәзер безнең егетләр,
Чыныкканнар көрәш белән — корыч кебекләр.
Бертөрле көч җиңә алмас, аларда — хаклык,
Сугышып үләр, һич кол булмас бу батыр халык!
Made on
Tilda