Рәхим Саттар шигырьләре

Кавалерия җыры

Яшьлек эзләреннән

КАВАЛЕРИЯ ҖЫРЫ


Бөдрә таллар җил  уйната,
Атлылар килә;
Кылычларда нурлар ята,
Шаяра, көлә.

Үткән давыл елларында
Халык уллары
Җир селкетеп таптан узган
Варшау юлларын.

Эльба, Неман суларында
Атлар эчергән,
Аның кискен кылычыннан
Таушлар ишелгән.

Берлинны яңгыратканда
Дага тавышы,
Кызлар йөрәгендә яткан
Сагыну сагышы.

Атлы гаскәр сафларында
Чыныккан батыр,
Җилдәй җитез йөртә аны
Сөйгән күк аты.

Урман артыннан ташлана
Дошман өстенә.
Изеп үтә яу башларын
Тиңсез көч белән.

Ук шикелле кавалерист-
Лейтенант булам,
Киләчәк сугыш көнендә
Уйнатам буран.
Made on
Tilda