Рәхим Саттар шигырьләре
Безнең буын
Яшьлек эзләреннән
БЕЗНЕҢ БУЫН
Безнең буын ул толыпсыз булды,
Һич бутамады канга спиртны,
Үзәкне өзгән кышның бураны
Озын көйләргә безне биетте.
Җил суккалады күкрәкне безнең,
Битләргә салып калдырды эзен.
Суыклар шашып биетсәләр дә,
Биемәдек без дошман көенә.
Шул уйны уйлап күңелем үсә,
Хаклыкны белеп чиксез сөенәм.
Шыңшу гадәте безгә ят булды,
Өметсез көйләр безнең көй түгел.
Битләрдә эз бар. Йөрәк ярасыз,
Керләр төшмәгән, саф безнең күңел!
Бөек көрәштә чыныгу кирәк,
Бүген дә әле тун-толып кимим;
Суык бураннар өшетеп китә
Кайвакытларда әле дә мине.
Ә күңелем җылы, йөрәгем кайнар,
Өшерлек түгел, чөнки ул сизә:
Килерләргә дә ялкынын сибә
Мәңгелек байрак — революция.
Рәхим Саттар