Рәхим Саттар шигырьләре

Әнкәмә хат

Тоткынлыкта (1942 — 1943)

ӘНКӘМӘ ХАТ

Шатлыкларны бергә кичердек без,
Хәсрәт килде, тик син еракта.
Кем белән соң аны уртаклашыйм,
Авыр хәсрәт ялгыз йөрәктә.

Күлмәгемә тамган күз яшьләрең
Күптән инде кибеп беттеләр.
Тик сүзләрең һаман колагымда
Көрәшүне таләп иттеләр.

Беләм, әни, бар аналар кебек,
Мине чиксез өзләп сөйдең син.
Һәм шушындый тирән сөйгән өчен:
«Көрәшеп үл, улым!» — дидең син.

Ул вакытта әйттең миңа карап:
—  Илгә кертсәң дошман этләрен,
Харам булсын, улым, мең кат харам
Сиңа биргән изге сөтләрем.

Дошманнарга аркаң күрсәтеп син,
Карт көнемдә хурлык китерсәң,
Гомерем буе ләгънәт укырмын мин,
Соңгы сулышта да кичермәм!

Итәгемә тамды күз яшьләрең,
Алар инде күптән киптеләр.
Ләкин сүзең һаман йөрәгемдә
Көрәшүне таләп иттеләр.

Уйлыйсындыр: «Улым кайткан көнне
Пешерермен коймак, беленнәр.
Өстәлемдә торыр күкрәгемдә
Куеп кискән калын телемнәр».

Көтмә әле, көтмә, эреп бетәр
Миңа диеп җыйган майларың.
Көрәш озын, көрәш корбан сорый,
Белеп булмый дөнья хәлләрен.

Тик хәзергә мине каргамый тор,
Оят китермәс улың йөзеңә.
Халкын сөйгән улың юлдан язмас,
Улың ләкин торыр сүзендә.
Made on
Tilda