Рәхим Саттар шигырьләре
Сатучылар
Тоткынлыкта (1942 — 1943)
САТУЧЫЛАР
Хәшәрәтләр дөньясында
Уралып калдым икән.
Әллә әнкәм бердә юкка
Мине каргады микән.
«Бар тирә-якта фахишләр…»
Бурычны түләмиләр.
— Түләр бер, курыкма, туган,
Үзеңне саткач, — диләр.
Рәхим Саттар