Рәхим Саттар шигырьләре

Көнбатышка карап

Яшьлек эзләреннән

КӨНБАТЫШКА КАРАП


Көнбатышка бара тачанкалар,
Приказ килде чикне үтәргә;
Кан кардәшләр яткан зинданнарның
Нигезләрен ватып, тетәргә.

Львов зинданының ишекләрен
Башлап ваттым, өздем богаулар.
Беренче кат якты кояш күрде,
Көн яктысын күрде туганнар.

Толымнары тузган яшь кенә кыз
Күкрәгемә ятты иелеп.
Бүген нурда йөзә, нурны коча,
Тар зинданда ятты ул элек.

Бөдрәсенә кичке кояш яткан.
«Син иректә!» — дидем мин аңа.
Кичке кояш төсле иреннәрең,
Күзләреңдә нинди ут яна?

Йолдыз нуры салкын зәңгәр күктә…
Беләм, кайгыларың күп синең.
Сулкылдыйсың, тешләреңне кысып…
Ник елыйсың, кемең юк синең?

— Рәхмәт, рәхмәт, — диде, — коткардыгыз.
Карама син минем яшемә…
Сез күтәргән Кызыл байрак нуры
Ал нуры булып биткә чәчелә!

Шулай диде кызым.
«Алга!» — диеп,
Командасын бирде командир.
Исемен дә кызның белми калдым,
Алга киттек, алда барыр җир!

*
Бүгенгә мин Идел ярларында,
Сәлам язам һәр көн күңелдән;
Адресы юк, бәлки, ул бер укыр
Шушы хатны, язам бүген дә.

— Кул богауларыңны өзгән егет,
Кара егет сине сөя бит;
Кил син безнең Идел буйларына.
Җырчы наратларга сөялеп,
Төн килүен, көннең узганын,
Шаулы шәһәрләрнең тынганын
Без карарбыз икәү, ил кузгалып,
Таңда киерелеп торганын.

Ярсу сулар күперә, таллар бөдрә,
Ирек көен җырлый киң урман.
Бездә генә сулар ярсып үкерә,
Көмеш кебек ята ак томан.

Идел йоклый. Текә ярларында
Зәңгәр суны карыйм бүген мин.
Матур уйларымда, хыялымда,
Зәңгәр күзле сылу кызым, син.

Ышанам мин, бүген бер зур залда
Сөйлисеңдер кайнар сүзләрне,
Сагынасыңдыр син дә беренче кат
Сиңа баккан кара күзләрне.
Made on
Tilda