Рәхим Саттар шигырьләре

Ант

Тоткынлыкта (1942 — 1943)

АНТ

Мин бу антны ОСТ лагерен күреп,
Аның соры ташы өстендә
Бирәм киләчәккә, бирәм илгә,
Коллык сөйрәп йөргән бер көндә.

Ләкин дошман белсен минем көчне,
Дошман белсен минем ачуны.
Мөмкин түгел, дуслар, мөмкин түгел
Халык нәфрәтеннән качуы.

Дошман белсен минем күкрәгемдә
Нинди ачу, нәфрәт ятканын.
Мин сизәмен шушы нәфрәтемнең
Нәфис булып чәчәк атканын.
Made on
Tilda