Рәхим Саттар шигырьләре

Әсирләр

Тоткынлыкта (1942 — 1943)

ӘСИРЛӘР


Кызарып пешкәч кояш, арыгач,
Колаклары озын салынгач,
Эштән арып кайта әсирләр,
Элек батыр иде бу ирләр.

Аякларда агач башмаклар —
Киң юлларга җәйгән ак ташлар
Авырттырып моңсу башларны,
Шак-шок итә урам ташлары.

Алар күпләр, — йөздән ашулы,
Басып алган соры таш юлны,
Европаның барлык вакилләре
Килгән төсле бире, әсиргә,
Зур азык бар бире тәэсиргә.

Берәү кигән герман чалбарын,
Ала-кола ямау аллары.
Голландныкы бугай камзулы,
Вак-вак кына ямау тамзулы.
Әйтерсең лә, каймак сипкәннәр,
Әйтерсең лә, билдән түбәнрәк
Шакшы итек белән типкәннәр.

Яртысында француз шинеле,
Мисле инде мулла җиләне,
Хәтерләтә тары иләген,
Кырылып беткән инде җөйләре.

Алар бар да шулай киенгән,
Кырык гаскәр киеме башларда.
Тик аякта агач башмаклар —
Шак-шок итеп баса ташларга.

Әнә күренә безнең төрмәбез,
Лагерь диләр, төрмә димиләр,
Тимер чыбык белән уралган,
Суык чәчеп тора ерактан.
. .. .. .. .. .. .. .. ..
Әйтерсең лә, яшел имәннәр —
— Төзелегез! — дигән фәрман үтәп,
Безгә табан башны игәннәр.

Болгый-болгый зәңгәр шәлләрен,
Тезелгәннәр алар бер сафка.
Селкенмиләр алар бездәгедәй,
Җил булса да, һич тә, бер чакта.

Без киләбез шакмак тар юл белән.
Киң имәннәр иңрәп саташа,
Кочып үбәр төсле берен-бере,
Кулын сузып безнең баш аша!
Made on
Tilda