БЕР СҮЗЕҢ
Һәр көн саен ишек ачасың да:
— Килдем инде, Рәхим, яныңа! —
Дисең. Үзең берни булмагандай
Боз саласың иңрәү каныма.
Коткы салып тыныч уйларыма
Һәр кич саен ишек кагасың.
Утлы караш миңа саласың да,
Үзең салкын гына каласың.
Таушың синең сихри төн чишмәсе;
— Килдем инде, — дисең — мин үзем!
Үзең нигә ялгыз? Кирәк миңа
Чын күңелдән әйткән бер сүзең!
— Сөям! — дигән.