Рәхим Саттар шигырьләре

Бер сүзең

Тоткынлыкта (1942 — 1943)

БЕР СҮЗЕҢ


Һәр көн саен ишек ачасың да:
— Килдем инде, Рәхим, яныңа! — 
Дисең. Үзең берни булмагандай
Боз саласың иңрәү каныма.

Коткы салып тыныч уйларыма
Һәр кич саен ишек кагасың.
Утлы караш миңа саласың да,
Үзең салкын гына каласың.

Таушың синең сихри төн чишмәсе;
— Килдем инде, — дисең — мин үзем!
Үзең нигә ялгыз? Кирәк миңа
Чын күңелдән әйткән бер сүзең!
— Сөям! — дигән.