Татар китабы йортында
ТУЙКИН КӨННӘРЕ
29 сентябрь - 7 октябрь
2023 ел
Кемнәр ул Туйкиннар?
Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар — мәгариф, фән һәм әдәбият тарихында тирән эз калдырган шәхесләр. Кәбир Туйкин (1878 – 1938) язучы, драматург, шагыйрь һәм мөгаллим буларак билгеле; энесе белән бергә «Төрек тарихы» хезмәтен яза, инкыйлабтан соң Бөгелмәдә татар мәктәбен оештыра. Аның энесе Фазыл Туйкин (1887 – 1938) фольклор әсәрләрен туплавы һәм нәшер итүе, дини, тарихи дәреслекләр язуы, мөгаллимлек хезмәте һәм кызыклы фәнни эзләнүләре белән дә данлыклы. Аның әсәрләре татар һәм башкорт әдәбиятлары антологияләренә кертелгән.

2023 елда бертуган Туйкиннарның вафат булуына 85 ел тулды. Алар, Һади Атласи һәм башка укытучылар белән бергә, 1938 елның 15 февралендә Казанда атып үтерелә.

Туйкиннарга багышланган музей күргәзмәсе Татар китабы йортында беренче тапкыр ясалды. Анда бертуганнарның фәнни һәм әдәби китаплары, документлар һәм гаилә әгъзаларының шәхси әйберләре урын алды. Күргәзмә Лениногорскиның туган якны өйрәнү музее, Зәй-Каратай мәктәбе музее, Казан фәнни үзәге фәнни китапханәсе катнашында оештырылды.

Программа
29 сентябрь, җомга
Татар китабы йортының медиаүзәге (Казан, Островский урамы, 15)
30 сентябрь, шимбә
Казан, Һади Такташ урамы, 151
Татар китабы йортының медиаүзәге (Казан, Островский урамы, 15)
Татар китабы йортының медиаүзәге (Казан, Островский урамы, 15)
1 октябрь, якшәмбе
Татар китабы йортының медиаүзәге (Казан, Островский урамы, 15)
3 октябрь, сишәмбе
Татар китабы йортының медиаүзәге (Казан, Островский урамы, 15)
4 октябрь, чәршәмбе
Татар китабы йортының медиаүзәге (Казан, Островский урамы, 15)
5 октябрь, пәнҗешәмбе
Татар китабы йорты (Казан, Островский урамы, 15)
Татар китабы йорты (Казан, Островский урамы, 15)
6 октябрь, җомга
Татар китабы йорты китапханәсе (Казан, Островский урамы, 15)
Татар китабы йортының медиаүзәге (Казан, Островский урамы, 15)
6 октябрь, җомга
Татар китабы йорты (Казан, Островский урамы, 15)
Татар китабы йорты
Казан шәһ., Островский урамы, 15 йорт
Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры
Made on
Tilda